Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугалы Варвара Корнилова тимераякта фигуралы шуу буенча «Зимние забавы» Республика классификация ярышларында җиңде

Варвара спортның бу төре белән әле бер ел гына шөгыльләнә.

Җиде яшьлек Варвара Корнилова тимераякта фигуралы шуу буенча «Зимние забавы» Республика классификация ярышларында җиңде. Варвара спортның бу төре белән әле бер ел гына, әмма өметле шөгыльләнә.

− Башта без кызыбызга дүрт яшь булганда килдек. Ике айга якын йөрдек, ләкин тренер белән уртак тел тапмадык, шуңа күрә шөгыльләнүдән туктадык, − дип сөйләде кызның әнисе Юлия. − Варя — бик сәләтле һәм тынгысыз бала, вакыт бушка узмасынга, ул музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнә башлады. 

Бию, җыр белән шөгыльләнгән, фигуралы шуудан да өметен өзмәгән кыз. Яңа, яшь тренер — Аделина Гуськова эшли башлауга, Варвара тырышып шөгыльләнә башлый. Күнегүләр булмаган көнендә дә Боз сараена шуарга йөри. 

"Зимние забавы«да, мәсәлән, кечкенә кызга татарстанлы спортчылар белән генә түгел, Самара, Тольятти һәм Йошкар-Ола вәкилләре белән дә көч сынашырга туры килә. Тренер белән бергә, чыгышка алар ноябрьдән үк җентекләп әзерләнәләр.

− Миңа бик матур кием тектеләр. Композицияне — «Летучий корабль» мультфильмыннан Забава җырын үзем сайладым. Чыгыш вакытында бөтенләй дә дулкынланмадым, өстәвенә, мине башка катнашучылар бик хуплап торды, − дип сөйли яшь фигурачы.

Шунысын да әйтергә кирәк, өстәмә шөгыльләренең тәртибе тыгыз булуга карамастан, Варя укуда да артта калмый. Хәзердән үк ул вакытның кадерен белә һәм дәресләрен күнегүләр арасында хәзерләп өлгерә.

Киләчәктә ул яраткан фигурачысы Камилә Вәлевага охшарга тели, аннан үрнәк алырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев