Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугалы Ксения Крюкова бокс буенча Идел буе Федераль округы беренчелеге һәм чемпионатта катнашып көмеш призер булды

Ульяновскта бокс буенча кызлар, юниорлар һәм 19 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында Идел буе Федераль округы беренчелеге һәм чемпионат узды. Ярышларда Идел буе округы регионнарыннан 160 спортчы катнашты.

Татарстанның җыелма командасы (тренер Марат Галиев) ярышларга 14 кеше составында чыкты. Команда 5 алтын, 3 көмеш һәм 5 бронза медаль яулады һәм 2 нче гомумкоманда урынына лаек булды.

Динамолылар Татарстан копилкасына 3 алтын һәм 2 көмеш бүләк китерде. Шәхси зачетта Татарстан җыелма командасы кызлары: Анастасия Эсман (Яр Чаллы), Элмира Азизова (Казан) һәм Гөлүсә Галиева (Арча) үз авырлык категорияләрендә чемпион титулына лаек булды. Ксения Крюкова (Алабуга), Ольга Коваленко (Арча) һәм Анна Галимова (Арча) көмеш призерлар булды.

Әминә ДӘМИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев