Алабугалылар билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларыннан призлар алып кайтты
Ярышларда 150дән артык спортчы катнашты.
1-3 декабрьдә Түбән Камада Россиянең Атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә багышланган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда Россиянең 5 төбәгеннән 150дән артык спортчы катнашты. Алабуга данын 2нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 6 көрәшче яклады. Тренер: Рим Кавиев.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча:
2 урын — Алексей Щербаков
3 урын — Данияр Сәлимуллин һәм Алексей Трефилов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев