Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугалылар Бөтенроссия Төнге хоккей лигасының бер өлеше булды

Үз тарихында беренче тапкыр “Елабуга-1000” һәвәскәрләр хоккей командасы Төнге хоккей лигасының Бөтенроссия турнирында катнашты.

Бу көннәрдә дебютантлар Казан, Яр Чаллы, Байлар Сабасы һәм шәһәр тибындагы Җәлил бистәсеннән һәвәскәрләр хоккей командалары белән көч сынаша. Билгеләп үтик, уеннар әйләнмә система буенча дүрт этапта уза, ягъни без ике уенны өйдә уздырабыз, ә икесен – кунакта, дип аңлатты “Елабуга-1000” командасы тренеры һәм капитаны Роман Жужгов. Аның сүзләренә караганда, әлеге уеннарда кагыйдәләр гадәти түгел: алар буенча өстәмә вакыт – овертайм да, штраф бәрүләре – буллитлар да каралмаган. Әлегә җирле хоккейчыларга бәхет елмаймый – уеннарның күбесе оттырылды. Хәер, якташларыбызның әле уңышка ирешергә мөмкинлеге бар.

– Хоккейчыларның әзерлек дәрәҗәсе, әлбәттә, төрлечә. Көндәшләрдә – еллар буе әзерләнгән уенчылар, хоккей ветераннары, алар белән уйнау җиңел түгел. Бездә исә күпчелеге яшьләр, спортчыларның уртача яше – 27. Турнир февраль аенда тәмамланачак. Җиңүче команда Сочи шәһәренә юл тотачак.

“Елабуга-1000” хоккей төркеме сакчысы һәм тренеры Максим Хохрев сүзләренә караганда, җирле команданың планнарында – лигада озакка калу. Төркемне районның яңа җитәкчелеге дә хуплый, Алабуганың төп һәвәскәрләр хоккей командасына транспорт белән генә түгел, хоккей амунициясе сатып алу белән дә ярдәм итә. Сүз уңаеннан, җирле хоккейчылар хәбәрчебез белән киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Быел яз алар үзләрендә район башлыгы кубогына хоккей турниры оештырырга ниятли.

– Үткәрелү вакытын әлегә билгеләмәдек. Без алабугалыларга матур хоккей күрсәтү өчен көчле командаларны гына җыярга телибез. Бу әле хоккейны популярлаштыру да. Ярышларга тамашачылар сыйфатында өлкәннәр генә түгел, балалар да килә. Матур, көчле уен күргәч, алар үзләре дә кызыксына башлый, спорт белән шөгыльләнергә телиләр, – дип билгеләп үтте Роман Жужгов. Команда капитаны сүзләренә караганда, әлеге турнир, мөгаен, быел яз көне үк булыр.

 

Белешмә өчен

“Елабуга-1000командасы 2007 елда барлыкка килде. Бүгенге көндә җирле һәвәскәрләр командасында 24 кеше исәпләнә. Беренчел составтан нибары 5 кеше калган, мәсәлән, Зөфәр Касыймов, Дмитрий Долинин, Вадим Морозов. “Елабуга-1000” Чаллы хоккей лигасының даими турнирында ике тапкыр чемпион булды (2016 һәм 2018 елларда), ә 2017 елда җирле хоккейчылар көмеш медальләргә лаек булды. Узган ел исә аларга “бронза” эләкте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев