Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугалылар инвалидлар арасында йөзү буенча ТР беренчелегеннән медальләр алып кайтты

Алабугадан 5 спортчы чыгыш ясады.

23 сентябрьдә Казанда төрле категориядәге инвалидлар арасында йөзү буенча ТР Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 12 шәһәреннән һәм районыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашты. Алабугадан тренер Раил Шәрәфиев җитәкчелегендә 5 спортчы чыгыш ясады.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча:

Загангараев Динар (2007 елгы) 50 метрлы дистанциядә аркада йөзү буенча — 3 нче урынны; 100 метрлы дистанциядә ирекле стиль белән — 2 нче урынны; 100 метрлы дистанциядә аркада йөзү буенча — 1 нче урынны алды. 

Рудницкая Валерия (2012 елгы) 50 метрлы дистанциядә аркада йөзү буенча 3 урынны алган; 100м ирекле стиль дистанциясендә һәм 100 метрлы дистанциядә аркада йөзү буенча 3 урынны алган.

Садыков Марсель (2008 елгы) 50 метрлы дистанциядә аркада — 3 урын;

Горячкин Александр (2006 елгы) 50 метрлы дистанциядә аркада — 3 урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев