Алабуга нуры

Алабугалылар ирекле көрәш буенча ярышларда җиңү яулады

Шәһәребездә ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды, өч көн дәвамында Татарстанның төрле почмакларыннан килгән көрәшчеләр көч сынашты.

Алабугалылар әлеге мәртәбәле ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Көрәш, нигездә, ир-атлар спорт төре буларак каралса да, келәмдә алар белән беррәттән кызлар да көч сынашты. Нәкъ менә алар бу юлы җиңүчеләр сафында булды.

Ачылу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Марс Сафин сәламләде.
— Пандемиянең катлаулы көннәреннән соң, ярышлар нәкъ менә ирекле көрәш белән башланып китте. Мин катнашучыларга спортта гына түгел, укуда да, тормышта да югары казанышларга ирешүләрен телим. Бәйгедә иң көчлеләр җиңсен! − диде ул.

Шулай итеп, Алабугадан Ксения Шумилина, Мәдинә Губаева, Александра Анкутдинова үз авырлык категорияләрендә бронза призерлары булдылар. Ангелина Якупова икенче урынны яулады, ә Вероника Савина алтын медальгә лаек булды.

− Мин бу спорт төре белән өченче ел шөгыльләнәм. Бүгенге җиңү миңа җиңел бирелмәде, чөнки көндәшләрем лаеклы чыгыш ясады, − дип билгеләп үтте Вероника Савина.

Тренерлары Хатыйп Арсланов әйтүенчә, әлеге спорт төренә кызлар да бик теләп килә һәм зур уңышларга ирешә. Аның тәрбияләнүчеләре күп кенә ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: