Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугалыларны чаңгыда йөрергә чакыралар

Биш ел элек шәһәр ипподромы читендә модульле чаңгы базасы ачылган иде. Ул бүген дә эшли.

Спорт инвентарен алып, өс киемнәрен алыштыру, якты һәм уңайлы бүлмәдә ял алу өчен анда бөтен шартлар да бар. 

Прокатчы Александр Оськин сөйләвенчә, бүген аларның карамагында 53 пар чаңгы, алар янына ботинкалары, һәм яңа таяклары. Теләсә кайсы буйга, аякка сайлап алырлык, ботинкалар 33тән 46 размерлыга кадәр. 

Алабуганың 1нче спорт мәктәбе директоры Константин Балобанов:
− Килегез, чаңгы юллары яхшы, без аны карап торабыз. Ул яктыртыла, кичкә кадәр шуып була, − дип алабугалыларны чаңгы шуарга чакырды.
Чаңгы прокаты эш көннәрендә көндезге сәгать 12дән кичке 7гә хәтле, шимбә һәм якшәмбеләрдә — 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Дүшәмбе һәм сишәмбе — ял көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев