Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугалыларны «Татарстан чаңгы юлы-2023» ярышларында катнашырга чакыралар

Ярышлар 11 февральдә, ипподром территориясендә үтә.

11 февральдә Алабугада «Татарстан чаңгы юлы» узачак. Ярышлар шәһәр ипподромында узачак. Оештыручылар күтәренке кәеф, кайнар ризык һәм чәй вәгъдә итә. 

Ярышлар программасы:

10.00 — катнашучыларны теркәү;
11.00 — тантаналы ачу;
11.10 — шәһәр һәм район җитәкчеләренең йөгереше;
11.20 — мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында йөгерү;
11.25 — мәктәп укучылары арасында йөгерү;
11.35 — урта һөнәри һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында узыш;
11.45 — барлык теләүчеләр өчен массакүләм йөгерү.

Белешмәләр өчен телефон: 3-35-27.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев