Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуганың мөселман яшьләре волейболда көч сынашты

Бәйгедә район һәм шәһәрдән 6 команда катнашты.

Узган ялларда Алабуганың мөселман командалары арасында волейбол буенча ярыш узды. Бәйгедә район һәм шәһәрдән 6 команда катнашты. Бу — Морт, Дөм-Дөм авыллары, шулай ук татар гимназияләре, Алабуга яшьләре, 1нче мәктәп командалары иде, дип яза Алабуга мөхтәсибәте.

Искәртик, ярышларның мондый төре Алабугада беренче тапкыр оештырылды. Ярышның максаты: мөселман яшьләрне үазар таныштыру һәм спортка карата мәхәббәт уяту. Мондый очрашулар командаларның алга таба да әлеге спорт төре белән кызыксынуларын арттыруга этәргеч булып тора. 

Катнашучыларны имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шамсутдинов сәламләде һәм хәерле нәтиҗәләр теләде. Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә исә, беренче урында «Батыр» командасы (Алабуга мәчетләренә йөрүче мөселман яшьләре). 

Икенче урынга 2нче гимназия командасы чыкты. Өченче урынга Дөм-Дөм авылы командасы ия булды.

Алабуга мөхтәсибәте ярышны оештырырга ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәт җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев