Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуганың «Серебряные волки» хоккей командасы бөтенроссия турнирының ТР буенча зона этабы финалына эләкте

Финал 7-10 февральдә узачак.

Алабуганың балалар-яшүсмерләр өчен 1нче спорт мәктәбенең «Көмеш бүреләр» хоккей командасы 2009-2010 елларда туган егетләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге хоккей буенча бөтенроссия турнирының ТР буенча зона этабы ярымфиналында өченче урынны яулады.

«Көмеш бүреләр» командасы минималь аерма белән Мамадышның «Олимп» командасына 3:4 исәбе белән оттырды, шул ук вакытта буллитлар буенча «Волчицы» хатын-кызлар хоккей командасын җиңде. Шулай итеп, алар өченче урыннан финалга чыктылар. Алда — «Алтын алка» финалистлары белән тагын да җитдирәк хоккей ярышлары көтә.

Элегрәк Алабугада узган сайлап алу этабында «Серебряные волки» командасы Минзәлә хоккейчыларын 10:1 һәм Яр Чаллы хоккейчыларын 12: 2 исәбе белән отты. Беренчел этапта шулай ук «Серебряные волки» Татарстан хатын-кызлар җыелма командасын 6:2 исәбе белән отты.
Финал 7-10 февральдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев