Алабуганың йөзү буенча спортчылары республика ярышларында җиңү яулады
Гайфуллина Екатерина программаның алты төрендә чыгыш ясап 6 беренче урын алды.
7 апрельдән 8 апрельгә кадәр Минзәләдә йөзү буенча республика ярышлары үтте.
Ярышларда 23 районнан 230 спортчы катнашты. Ике көн программасында 16 комплект медаль уйнатылды.
Алабуга данын «Олимп» спорт мәктәбенең 11 спортчысы яклады. Тренерлар: Турцева Евгения һәм Галимов Марат.
Гайфуллина Екатерина — бу ярышларның абсолют җиңүчесе. Ул программаның алты төрендә чыгыш ясап 6 беренче урын алды.
Моннан тыш, Шакиров Инсаф, Волкова Яна, Капин Никита, Саликаева Кира, Самсонова Камилла, Тарасова Ева югары күрсәткечләргә иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев