Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуганың йөзү буенча спортчылары республика ярышларыннан җиңү белән кайтты

Ярышларда Татарстанның 30 командасыннан 700 спортчы катнашты. 

15-16 апрель көннәрендә Чистай шәһәрендә йөзү буенча «Кама аръягы лидеры» республика ярышлары узды. 

Ярышларда Татарстанның 30 командасыннан 700 спортчы катнашты. 

Алабуга данын «Олимп» спорт мәктәбенең 16 спортчысы яклады. Тренерлары: Евгения Турцева һәм Марат Галимов.

Ярыш нәтиҗәләре буенча спортчылар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:

1 урын — Тарасова Евангелина (50 м. га ирекле стиль);
2 урын — Тарасова Евангелина (100м га ирекле стиль);
2 урын — Шакиров Инсаф (50 м. баттерфляй белән);
2 урын — Гайфуллина Екатерина (50 м. га ирекле стиль белән);
2 урын — Гайфуллина Екатерина (50 м. баттерфляй белән);

2010-2011 елгы спортчылар арасында 4 тапкыр 50 метрга ирекле стиль белән эстафетада 2нче урын: Саликаева Кира, Әхмәдиев Әмир, Кузнецов Леонид, Тарасова Евангелина.

3 урын — Шакиров Инсаф (баттерфляй белән 100 м га йѳзүдә);
3 урын — Әхмәдиев Әмир (50 м. ирекле стиль);
3 урын — Саликаева Кира (50 м һәм 200 м аркада).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев