Алабуганың «Университет» мәктәбе укучысы бокс буенча Татарстан җыелма командасына чакыру алган
19 февральдән егет уку-күнекмә җыеннарына барачак.
Түбән Камада 2008-2009 елгы егетләр арасында бокс буенча ТР Беренчелеге узды. Бу хакта КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алабуга институты «Университет» мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Амрам Мамедов (63 кг) 2 нче урынны алды һәм бокс буенча Татарстан Республикасы җыелма командасына эләкте. 19 февральдән егет Идел буе федераль округы Беренчелегенә әзерләнү өчен уку-күнекмә җыеннарына барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев