Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алтын кубок медицина хезмәткәрләрендә

"Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары призына эстафета быел 43 нче мәртәбә узды.

4 майда Ленин мәйданында "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары призына җиңел атлетика эстафетасы узды. Җиңү бәйрәменә һәм ТРның Матбугат көненә багышланган спорт чарасында 400гә якын спортчы катнашты. Салкын җил һәм болытлы һава булуга карамастан, йөгерешчеләрнең кәефләре күтәренке, ә уйларында бары җиңү иде.

Эстафетага старт Ленин мәйданында бирелде. Йөгерүнең 14 этабында кулдан кулга тапшырылучы эстафета таягы Алабуга институтына кадәр барып җитте. Гадәттәгечә, Александр бакчасыннан командалар кабат мәйданга кайттылар, ә монда аларны җанатарлар каршы алды.

Беренче эстафетада шәһәр һәм районның унбер мәктәбе көч сынашты. Стартка беренче булып 10 нчы мәктәп укучысы Тимур Әхмәтҗанов килде, икенче урынны сигезенче мәктәп алды, өченче баскычны 6 нчы мәктәп командасы яулады.

Югары һәм урта уку йортларында белем алучы кызлар арасында КФУның Алабуга филиалы командасы җиңде, бронза бүләккә КГТУ спортчылары лаек булды. Суворов училищесы курсантлары да яхшы әзерлек күрсәтте һәм егетләр арасында беренче урынны алды. Алардан соң Алабуга пединституты студентлары килеп җитте, мәдәният һәм сәнгать училищесы командасы өченче булды.

Шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре арасында эстафета нәтиҗәсе күпләр өчен көтелмәгәнрәк булды. Өченче урынны яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе алды, икенчедә - НГДУ "Прикамнефть", ә медицина хезмәткәрләреннән торган команда алтын кубокка лаек булды.

"Сәламәтлеккә игътибар биргәндә генә чемпионлыкны яулап булганны сез тагын бер мәртәбә расладыгыз", - диде җиңүче һәм призерларны бүләкләгәндә "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарының баш редакторы Гөлшат Муллагалиева. Редакция командаларга баллы призлар бирде, кубоклар, табигатьтә актив ял итү өчен кирәк-ярак һәм туплар белән бүләкләде.

Р.Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: