Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Атлы спорт ярышлары

"Кентавр" мәктәбе ипподромында "Татнефть" җәмгыяте призларына атлы спорт буенча Беренчелек узды.

Сынауларны "Прикамнефть" идарәсе, "Татнефть" җәмгыяте оештырды. Анда Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Менделеевск, Алабуга шәһәрләре һәм Актүбә, Байлар Сабасы поселоклары спортчылары (балалар, яшүсмерләр һәм зурлар) катнашты. Барлыгы 11 маршрут билгеләнгән иде. Беренче ачык маршрутта алабугалы Надежда Михайлова һәм Елена Плотникова 2 һәм 3 урыннар яулады. Икенче маршрут буенча 1 урында - Алия Гирфанова, 2 урында - Алина Исхакова, 3 урында - Алена Крюкова. Дүртенче маршрутта Ангелина Смирнова җиңде, Дарья Макарова 2 урын алды; 3 урын - Ангелина Смирновада.

Бишенче маршрут: 1 урында - Надежда Михайлова. Алтынчы маршрутта Алия Гирфанова, Алена Крюкова, Алина Исхакова алдынгы урыннарны яулады.

Сигезенче маршрут: Ангелина Смирнова 2 урынга иреште. Тугызынчы маршрут: Виктория Томилина, Елена Плотникова, Алина Исхакова призлы урыннарда. Унынчы маршрут буенча Анна Кошкина 1, Елена Плотникова 2 урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев