Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Баллы җиңү

Алабуга хоккейчыларын һәм фигуристларын, аларның әти-әниләрен Боз сараенда данладылар.

Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы призына үткәрелгән ярышларның республика этабында "Көмеш бүреләр" хоккей командасы абсолют җиңүче булды. Кубок һәм алтын медальләрне егетләр Бөгелмәдән алып кайтты. Монда алар Мамадыш командасы белән финалда очрашкан. Уен соңгы минутка кадәр тигез исәп белән барган, ә "Көмеш бүреләр"нең капкачысы Даниил Дунаев барлык һөҗүмнәрне бик оста кире кайтарган. Соңгы минутта хәл иткеч шайбаны Артур Якубов кертә. Республиканың иң көчле хоккей клубларында шөгыльләнүче яшьтәшләре белән очрашуларда үз командасын җиңүгә китергән команда капитаны Руслан Галимрахманов шулай ук мактауга лаек. Хәзер Алабуга хоккейчылары Татарстан данын гомумрәсәй этапта яклаячак.

Алабуга фигуристлары да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең Чаллыда үткән ачык беренчелегендә Никита Тубольцев җиңүче исемен яулады, Аделина Гафиятуллина, Ярослав Бурдин, Азалия Шакирова, Евгений Рузанов - көмеш призерлар булды, өченче урынны Анастасия Ребрина алды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе директоры Таһирҗан Әндәрҗанов спортчыларның әти-әниләренә һәм аларның тренерлары - Альберт Миннәхмәтов һәм Юлия Козловага рәхмәт сүзләрен җиткерде. Балалар баллы бүләкләр алды.

Налия Касыймова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250