Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Барысы да – стадионнарга!

Алабугада шәһәрнең төп спорт объектларын (Боз сараен һәм Жиңел атлетика манежын) терроризмга каршы куркынычсызлык таләпләренә туры китерү буенча эш башланды.

Бу турыда яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы вазифаларын үтәүче Марс Сафин сөйләде. Аның әйтүенчә, бу инде күптәнге мәсьәлә. Терроризмга каршы куркынычсызлык таләпләренә туры килмәү сәбәпле, шәһәребез зур күләмле рәсми массакүләм спорт чараларын үзендә үткәрә алмый иде.

– Хәзер без койма урнаштырабыз, кирәкле кәгазьләрне рәсмиләштергәннән соң контроль үткәрү ноктасын, шлагбаум, контроль һәм идарә итү системасын булдыру буенча эшләр планлаштырылган. Яңа елдан соң рәсми ярышларны үзебездә кабул итәчәкбез. Бүген Алабугага килергә теләүче спортчылар күп. Эш шунда, безнең шәһәр географик яктан уңайлы урнашкан. Барлык төп спорт объектлары да бер җирдә. Планлаштырылган эшләрне башкарып чыгу өчен шәһәр бюджетыннан 1 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Алабугада күпсанлы спортчыларны (1000 кешегә кадәр) берьюлы кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган, – дип дәвам итте Марс Сафин.

– Менә, мәсәлән, күптән түгел генә бездә бокс буенча ТАССРның 100-еллыгына багышланган турнир үтте, без 500 кеше кабул иттек. Шулай ук октябрь аенда шәһәребездә дзюдо буенча “Спортка – әйе, наркотикларга –юк!” дигән турнир үткәрелде. Спортчылар саны – 800 кеше иде. Барысын да урнаштырдык.

Әйтеп китик, бүген Алабугада 255 спорт корылмасы бар. Шуларның 13е – зур объектлар. Барысы да спорт мәктәпләре канаты астында эшли. Бездә андый мәктәпләр дүртәү, аларда 28 спорт төре буенча 2300 яшь спортчы шөгыльләнә. Спорт корылмаларының санын исәпкә алганда, Алабугага спортчылар өчен аерым кунакханә кирәк, ул төп спорт объектларына якын булырга тиеш. Спорт корылмалары дирекциясенең яңа җитәкчесе Иван Казаков әнә шундый фикердә. Аның сүзләре буенча, төзелеш якындагы елларга планлаштырылган. Моннан тыш, дирекция җитәкчелегенең ниятләрендә Алабуга спорт объектларының йөкләнешен арттыру буенча тагын бер проектны тормышка ашыру.

– Без мәктәп укучылары өчен эш көннәрендә “Хлыстово – Танайка – Колосовка” маршруты буенча көндәлек автобус оештыруны сорап, шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә телибез. Бу Танайка һәм Хлыстово физкультура-сәламәтләндерү комплексларын тулыландырырга ярдәм итәчәк. Хлыстово комплексы турында сөйләгән вакытта Иван Казаков бассейннардагы су сыйфаты темасына да кагылды. Аның әйтүенчә, бу проблема җитәкчеләрнең гомумшәһәр җыелышында да каралды.

– Хлыстово бассейнындагы су турында сораулар килеп тугач, без аны анализга алдык. Суның сыйфаты, дөрестән дә, начар булып чыкты. Шуңа күрә хәзер аны алыштыру буенча чаралар алып барыла. Бассейн эше берничә көнгә туктатылды. Шушы көннәрдә чистартканнан һәм хлорлаганнан соң аның эшен яңадан башлап җибәрергә ниятлибез. Иван Казаков сүзләренә караганда, алдагы биш елга Алабуга спорт объектларын агымда һәм капиталь ремонтлау буенча зур эш планлаштырылган, моңа 109 миллион акча исәпләнгән. Иң ашыгычлардан – Боз сараеның вентиляция һәм җылыту системаларын ремонтлау буенча эш.

– Автопаркны да яңартырга теләгебез бар,–диде спорт корылмалары дирекциясе җитәкчесе Марс Сафин. Хәзер Алабугада нибары 1 зур (анда нигездә хоккейчылар йөри) һәм 2 кечкенә автобус бар. Җирле спортчыларны ярышларга җибәргән вакытта бу гына җитми. Бу проблеманы чишү өчен яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына хат язарга җыенабыз, – диде ул. Әлегә транспортны яллап йөрергә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев