Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Бокс – ул яшәү рәвеше

Казанда 2004-2005 елгы үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Ярышларда республиканың шәһәр-районнарыннан 170 тән артык спортчы катнашты. Алабуга данын 2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Ринг” бокс клубы – тренер-укытучы Константин Балобановта тәрбияләнүчеләр: Родион Хаҗиев (35 кг), Ринат Вәлиев (35 кг), Никита Ведерников (38,5 кг), Николай Айкашев (41,5 кг), Булат Госманов (48 кг) яклады.

– Родион Хаҗиев ярышларның беренче көнендә Казан шәһәреннән көндәше Артур Гомәровка, ә Никита Ведерников Яр Чаллы шәһәреннән килүче тәҗрибәле боксчы Роберт Кәримовка оттырды. Ярышларның икенче көнендә Ринат Вәлиев Биек Тау авылыннан боксчы Никита Никифиров белән очрашты. Көчле көрәштән соң, судьялар җиңүне 3:2 белән Никифировка бирделәр. Ә Вәлиев үзенә гомуми физик әзерлек өстендә эшләп бетермәгән дигән нәтиҗә чыгарган. Николай Айкашев Казан шәһәреннән килүче Илья Татьянчиков белән көч алышты. Судьялар 3:2 исәбе белән җиңүне Татарстан башкаласыннан булучы боксчыга бирделәр. Булат Госманов беренче көрәштә Казаннан боксчы Артур Шәеховны җиңде. Икеннче көнне Булат Яр Чаллы шәһәреннән боксчы Руслан Ширшов белән көч алышты. Ике раундта Булат җиңеп килде, өченчесендә 3:2 исәбе белән җиңүне көндәшенә бирделәр. Көрәштән соң Булат ике раундта җиңү җиткән дип уйлап, өченче раундта бераз танычлана төшкәнен, шул сәбәпле җиңелгәнен сөйләде, – диде тренер Константин Балобанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X