Алабуга нуры

Борис Шаманаев: “Спорт – барыннан да бигрәк тәртип ул”

Бу шимбәдә Россиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә.

Алабуга районында физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар. Бүген бездә 255 спорт корылмасы эшли, быел тагын ике объект – Бехтеревода мини-футбол мәйданчыгы һәм “Урман әкияте” балалар сәламәтләндерү лагеренда берничә урам тренажеры булдырырга ниятлиләр. Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе мәгълүматы буенча, 4 спорт мәктәбендә бүген 21 спорт төреннән 2136 тәрбияләнүче шөгыльләнә. Бу көннәрдә нәкъ менә шул төркемнәрне туплау бара, анда дәресләр бушлай алып барыла.

Язмабызның герое – 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең җиңел атлетика буенча укытучы-тренеры Борис Шаманаев. Бәйрәм алдыннан без аның белән әңгәмә кордык.

– Борис Николаевич, хезмәт юлыгыз ничек башланып китте?

– Мин элекке спортчы, бала чактан спорт белән шөгыльләндем, җиңел атлетика белән дә, нәтиҗәдә, физик тәрбия укытучысы булдым. Казахстанда Ушинский исемендәге педагогия институтын тәмамладым, 1996 елдан Казахстанда эшли башладым, аннары Алабугада 2нче мәктәпкә урнаштым. 2005 елдан инде тулысынча тренер эшенә кереп киттем.

– Сез безнең баш мөхәрриребезгә дә (Сабина Качаевага – ред.) физкультура укыткансыз икән. Шактый кырыс мөгаллим булып саналганыгызны һәм күпләрнең Сездән шүрләгәнен беләсезме?

– Беләм, әлбәттә (көлә). Мин үземне кырыс түгел, таләпчән дип саныйм. Тәртипкә өйрәтергә тырыштым. Спорт – барыннан да бигрәк тәртип ул. Минемчә, мәктәптә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләреннән башка булмый. Физик тәрбияне алып бару җайга салынган булса, мәктәптә дә тәртип. Балаларга беркайчан да билгеләрне тартып-сузып куймадым. Программаны без тулысынча үтә идек. Башыннан ахырына кадәр.

– Шушы “башыннан ахырына кадәр” кагыйдәсен сез әле дә тотасыз, шулаймы?

– Дөрес. Хәтта кызым Аленадан да (Алена Шаманаева – җиңел атлетика буенча гамәлдәге спортчы, Идел буе федераль округы һәм ТР буенча күп мәртәбәләр приз яулаучы һәм чемпион,ред.) бар көченә эшләвен таләп иттем. Һөнәри спортта ташламалар юк, шулай булмаса, ул инде спорт түгел.

Тәрбияләнүчеләрегездән кайсысы мөһим нәтиҗәләргә иреште?

Виктория Кулакова һәм Алена Котова, мәсәлән. Икесе дә – спорт мастерына кандидат, җиңел атлетика буенча Россия беренчелегендә эстафета йөгерешендә җиңүчеләр. Идел буе федераль округы беренчелегендә һәм ТР чемрионатында күп мәртәбә җиңү яулаучылар.

– Әйтегез әле, яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләрнең берәрсенә күбрәк игътибар бирә башлыйсызмы, һәм бу очракта ата-аналар тарафыннан үпкә булмыймы?

Әлбәттә, була. Һәр тренерда да бардыр ул. Көндәшлек шул бит инде, башкалар тартыла башлый. Һөнәри спорт шуңа нигезләнгән, ягъни балаларның күмәк саныннан “асылташ” табып, шуны алга җиткерәсең. Шулай гына нәтиҗәгә ирешелә, ата-ана моны яхшы аңлый.  Алабуга кечкенә булса да, без “йолдызлар” табабыз.

–  Яшьләргә, эш башлаучы тренерларга ни киңәш итәсез?

Беренче еллар авыр булачагына әзер торырга, ата-аналар белән эшләргә өйрәнергә, бу кайвакыт җиңел түгел, чөнки күпләр балалары аша үз теләкләрен тормышка ашыра. Яшь белгечләргә төрле семинарларга, курсларга йөреп, тәҗрибә алу да артык булмас. Камиллеккә чикләр юк.

– Тагын кайсы спорт төрләрен якын итәсез?

– Мин гомумән спортны яратам. Төрле вакытларда футболга да, волейболга да өйрәттем. Кышкы төрләре генә җәлеп итми – хоккей һәм чаңгы, мисалга, минем өчен түгел. Җылы яратам (көлә).

– Үзегезне бик яхшы физик формада тотуыгызның серен әйтегез әле?

– Күнегүләр, күнегүләр һәм тагын бер кат күнегүләр. Дөресен әйткәндә, спортта остаз зур роль уйный. Бик рәхәтләнеп тренер белән шөгыльләнер идем әле.

Спорттан ерак кешеләргә ничек озаккарак сәламәт калырга була?

– Чынында, сере бик гади. Көн саен күнегүләр ясау һәм җәяү йөрү. Вакыт-вакыт машинада йөрүдән баш тартырга. Велосипедта йөрүгә булса да күчәргә – бик файдалы. Тик йөгерү белән шөгыльләнергә киңәш итмим. Ничек эшлисен белмәгәндә, саулыкка зыян килүе бар. 

– Сүзебез ахырында кызыгызга әйләнеп кайтыйк әле. Холкы буенча ул нинди? Аны спортчы кебек түгел, кеше буларак сыйфатлап бирсәгез иде.

Барыннан да бигрәк, ул безне яратучы кызыбыз. Холкы тыныч, шулай да һәр нәрсәгә үз карашы бар. Аңа беркайчан да фикеребезне такмыйбыз, үз юлы белән барырга мөмкинлек бирәбез.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Фото Борис Шаманаевның шәхси архивыннан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: