Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Чаңгычылар өчен уңайлы

Алабугада модульле чаңгы базасы ачылды. Ул ипподром территориясендә урнашкан.

Аны төзүгә республика бюджетыннан 6 миллион һәм муниципаль бюдждеттан бер миллион сумга якын акча тотылган.
− Бүген салкынча, искиткеч көн, шулай тиеш тә, Яңа ел алдыннан без тагын бер спорт корылмасы ачабыз. Алабуга районы – аларның саны һәм эшләтү буенча алда бара, моннан тыш, бездә призлы урыннар алучы спортчылар күп. Яшьләр, шәһәр кешеләре бу базадан тәртипле файдаланыр, дип өметләнәм, − диде рапйон башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина.

В отапливаемой модульле чаңгы базасы җылытылган, анда уңайлы чишенү бүлмәләре, салкын һәм кайнар сулы коену бүлмәләре, санитар бүлекләр, чаңгыларны саклау бүлмәсе, тренерлар бүлмәсе урнашкан, чаңгы юлын әзерләү өчен кар машинасы бар.

− Мин 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 1999 елдан бирле эшлим, һәм элек ничек эшләгән белән хәзергесен чагыштыра алам. Бүген бездә яктыртылган трасса һәм чаңгы базасы. Күнегүләрдән соң, өйгә кайтыр алдыннан биредә җылынып, киенергә була. Бу еллар эчендә безнең мәктәп яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм тренерлар коллективыбыз исеменнән ирешелгәннәрдә тукталмабыз дип ышандырасым килә, − диде 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Юрий Затеев.

Чыннан да, Танайка урманы яктыртылганнан соң, яшьләр дә, өлкәннәр дә кичкә кадәр спорт белән шөгыльләнә ала.

− Чаңгыда күптән түгел генә йөри башладым, әмма база барлыкка килүгә шатмын – күпкә уңайлырак булачак, − ди 10 яшьлек Милана Стародубова.

Спорт ветераны Альберт Әсханов та аның белән килешә, бүген спорт белән шөгыльләнергә бар шартлар да тудырылган.

− Мин чаңгыда 56 ел, һәм әйтергә кирәк, мондый чаңгы базалары республиканың бар шәһәрендә дә юк. Елдан ел чаңгычылар һәм урманда йөрүчеләр артуы куандыра, − ди ул.

Биредә чаңгыларны прокатка да алырга мөмкин. Чаңгы базасы һәр көнне сәгать 8.00дән  сәгать 21.00гә кадәр эшли. Өлкәннәр өчен бер сәгатькө − 60 сум, 14 яшькә кадәрге балалар өчен − 40 сум акча түләп, кышкы табигать хозурына чыгарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев