Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Чаңгычылар җәй көне дә ял итми

Алабугада узышчы-чаңгычылар арасында гомумфизик әзерлек буенча Татарстан республикасының җәйге шәхси Беренчелеге узды.

Гомумфизик әзерлек буенча Татарстан республикасы Беренчелеге безнең шәһәрдә инде 33нче тапкыр уза. Беренче тапкыр мондый ярышлар 1984 елда булган һәм аларда бары тик Алабуга, Казан һәм Зәй командалары гына катнашкан иде. Ә быел безгә Татарстанның 26 шәһәр һәм районыннан 400 кеше җыелды. Шәхси Беренчелек ике көн дәвам итте. Беренче көнне Танайка урманында чаңгы-роллерларда узыш булды, ә икенче көнне катнашучыларны кросс көтте.

Ярыш өч: зур (2000-2007 елда туучылар), урта (2002-2003 елда туучылар) һәм кече (2004 елда туучылар һәм кечерәкләр) яшь категориясе буенча үтте. Категориягә карап, аларга төрле дистанцияләрне узарга кирәк булды. Зур яшь категориясе егетләре 9 километр, ә кызлар - 6 километр, урта яшь категориясе - 6 километр һәм иң кечкенәләр 3 километр ара үтте.

Казан шәһәреннән килгән спортчы Светлана Нестерева спортның бу төре белән елдан артык шөгыльләнә. Ә чаңгы түгәрәгенә чаңгыда яхшы йөрергә өйрәнү өчен килгән:

- Чаңгыда шуу миңа тормыш мәгънәсе бирә, чөнки монда иң мөһиме - финишка барып җитү. Минем уйлавымча, җәйге күнекмәләр кышкыларына караганда мөһимрәк тә. Җәй көне түземлек һәм тизлекне үстереп була, - ди ул.

Сүз уңаеннан, бу ярышларда 1нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән алабуга спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Зур яшь категориясендә чаңгы-роллерда узышта Лилия Исламова (җитәкчесе Николай Яковлев) икенче урынга лаек булды, ә икенче көнне кече яшь категориясенә караган катнашучылар арасыннан Кристина Исаева (җитәкчесе Сергей Гущин) кросста җиңү яулады.

- Бу ярышлар - үзенә күрә кышкы сезонны ачып җибәрү. Биредә спортчылар җәйге чорда башкарган эшләрен күрсәтә. 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Зәйдә узачак ТР Беренчелеге һәм Җәйге Чемпионат инде киләсе баскыч булачак, - дип аңлатып китте ярышларның баш хөкемдары Алексей Ионов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев