Алабуга нуры

Чемпионнар үстерәбез

Үткән җомгада шәһәребездә беренче тапкыр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Тере су" йөзү ярышлары узды. Ул су төрләре буенча Дөнья чемпионатына багышланган иде.

Чараны 34нче балалар бакчасының физик тәрбия һәм йөзү буенча инструкторлары Ләйсән Абдуллина һәм Гөлназ Гайнанова оештырды. Ярышларны Казанда узган спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында спорт йөзүе буенча "Мастерс" категориясендә призер, 32 нче "Садко" балалар бакчасының физик тәрбия буенча инструкторы Наталья Немтырева ачты. Ул тәрбияләнүчеләргә чемпионатның символикасы - осталык, җитезлек һәм көч билгесе булган Итил һәм Алсу исемле ак барслар турында сөйләде. Спортның спорт йөзүе, синхронлы йөзү, ачык суда йөзү, судагы поло, суга сикерү, хай-дайвинг су төрләре буенча спортчыларга бирелә торган медальләр хакында мәгълүмат та балаларга кызыклы булды. "Йолдызчык", "Боҗрага кем күпме туп?", "Ук", "Кем тизрәк", "Водолазлар" кебек хәрәкәтле күнегүләрдә нәни спортчылар үзләренең бөтен булдыклыгын күрсәтте. Суда волейбол уйнарга да вакыт һәм көчләре калды әле.

Баш судья Ксения Мишагина, судьялар - Раиф Габдрахманов һәм Татьяна Киселевадан торган хөкемдарлар коллегиясе җиңүчеләрне билгеләп, аларга диплом һәм медальләр тапшырды. Малайлар арасында 1 нче урынга 34 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Дамир Нурхаметов лаек булды. 32 нче бакчадан Илья Котлов һәм 29 нчы бакчадан Игорь Низаметдинов 2 нче урынны алды. 3 нче урында - Богдан Мыльников (30 нчы бакча) һәм Артем Абакаев (31 нче бакча).

Кызлар арасында ярышларда да 31 нче бакча югары нәтиҗә күрсәтте: Айсель Заһретдинова 1 нче урынны яулады. 2 урында - 31 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Кристина Соловьева һәм 29 нчы бакчадан Раилә Корбанова. Марина Шишкина (32 нче бакча) һәм Анастасия Кузнецова (30 нчы бакча) 3 нче урынга лаек булды.

Барлык ата-аналарга, тәрбиячеләргә, балаларны ярышларга әзерләгән физик тәрбия һәм йөзү буенча инструкторларга зур рәхмәт! Барыгызга да яца спорт уңышлары телибез.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: