Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Экстремизмга – юк!

Спорт кешеләрне дә, динне дә берләштерә Алабугада "Экстремизмга - юк!" айлыгы рамкаларында шәһәрнең православ һәм мөселман яшьләре арасында футбол матчы узды.

Акция сентябрь башында башланып китте. Ай дәвамында республикада халыкара һәм конфессияара килешүне ныгытуга юнәлгән чаралар - башка дин кешеләренә карата хөрмәтле караш һәм социаль бердәмлек темасына "түгәрәк өстәл"ләр, "Яшьләр экстремизмга һәм терроризмга каршы" лозунгы астында РТ дин конфессияләре катнашында спорт чаралары, мөселман белем бирү оешмалары студентлары өчен ачык дәресләр, мөселман клубы утырышы узды.

- Дин, яныңда үз динеңдәге кешеме ул, башка дин вәкилеме - кем булуына карамастан, һәрвакыт татулык һәм аңлашканлык, мәрхәмәтлелек һәтм үзара ярдәмгә чакыра, - диде Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Сүз уңаеннан, "Аксиос" православие юнәлеше яшьләре һәм Алабуга мөхтәсибәте яшьләре өчен уртак чаралар яңалык түгел. Элегрәк алар бала төшерүләргә каршы акцияләр уздырды, сөйләшүләр белән шәһәр мәктәпләрен һәм суворов училищесында бер генә мәртәбә булмады, ә футбол кырында яки теннис кортында елына берничә мәртәбә очрашулары инде традициягә кереп китте. Яшьләр эшләре буенча благочин ярдәмчесе Константин Сысоев сүзләренчә, аларның барлык чаралары дустанә мөнәсәбәттә уза.

- Православиедә дә, исламдагы кебек үк, кыйммәтләр күп, алар диннәрне охшаш итә. Әлеге кыйммәтләр нигезендә безнең уртак кызыксынуларыбыз бар, алар төрле сорауларны чишкәндә үзара ярдәм итә, мәсәлән, алкоголизм белән көрәштә яисә гаилә кыйммәтләрен ныгытуда, - ди ул.

- Без 16:12 белән җиңелсәк тә, уен бик яхшы узды, иң мөһиме вакытны яхшы уздырдык һәм аралаштык, - ди "Аксиос" православие юнәлеше яшьләреннән Константин Маркин.

Матч тәмамланганнан соң, конфессия вәкилләре киләчәктә дә бергә эшләргә сүз куешты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев