Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Гаилә белән кышкы фестивальгә

Үткән ялларда җиңел атлетика манежында спорт бәйрәме булды. ГТО буенча кышкы фестивальдә 12 команда, барлыгы 90 кеше катнашты.

− Быел без чын фестиваль оештырырга тырыштык, һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен күнегүләрнең сигез баскычын алдык. Күрүемчә, лаеклы командалар җыелган, барысына да уңышлар, иң көчлесе җиңсен, − диде үзенең сәламләү чыгышында Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгының урынбасары Марс Сафин.

Иң яшь катнашучыларның берсе − 7 яшьлек Карина Романова бабасы белән.

Минем әле бер тапкыр да ГТО нормаларын тапшырып караганым юк, шуңа күрә бабай белән күнегүләр ясадым, чаңгы һәм тимераякта шудым, − дип сөйләде ул әзерлеге турында.

Бабасы Факил Вәлиев әйтүенчә, алар спорт белән бергә шөгыльләнә. Ул оныгын өч яше тулгач, тимераякка, дүрт яшендә чаңгыга бастыра, шуннан бирле алар Танайка трассасында рәхәтләнеп бергәләп шуалар.

Нәтиҗәдә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте (1328 балл), 8нче мәктәп (1248 балл) һәм 4нче гимназия (1123 балл) алдынгы урыннарны яулады. Шулай ук бу көнне 6 алабугалыга ГТОның алтын һәм бронза билгеләре тапшырылды.

Марс Сафин билгеләп үткәнчә, беренче урынны алган команда ГТО фестиваленең республика этабында Алабуга данын яклаячак.

Шулай ук бу көнне 6 алабугалыга ГТОның алтын һәм бронза билгеләре тапшырылды.

Сәламәт яшәү рәвешен тарату Россия Президенты Владимир Путинның стратегик башлангычы. Ул: “Иң мөһимекешеләрнең сәламәтлеге, файдалы ял, тормышка спорт формалаштыра торган уңай караш. Физик культурага  тартылу, үзеңә карата җаваплылыкны кече яшьтән үк  тәрбияләргә кирәк”, − дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев