Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Игъ­ти­бар җит­ми икән...

Соң­гы ва­кыт­та җи­тәк­че­ләр спорт­ка нык игъ­ти­бар итә баш­ла­ды. Ту­ла­ем бер ел­ны спорт елы дип игъ­лан итә­ләр, икен­че­се - спорт һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше елы дип ата­ла, күп­ме спорт ко­рыл­ма­ла­ры тө­зе­лә... Бу ба­ры спорт эчен­дә кай­на­ма­ган­нар­га гы­на шу­лай то­е­ла икән, лә­ба­са. Ә спорт дип янып йө­рү­че­ләр, җан ату­чы­лар бу игъ­ти­бар­ны җи­тәр­лек...

Ала­бу­га­да да уку­чы­лар спорт бе­лән буш­лай шө­гыль­лә­нә, кеч­ке­нә ге­нә шә­һәр өчен спорт зал­ла­ры да җи­тәр­лек ке­бек... Ә бу бә­хет шә­һәр­нең өс­ке өле­шен­дә яшәү­че ба­ла­лар­га гы­на ел­май­ган икән. Ас­кы өлеш­тә яшәү­че яшь спорт­чы­лар ти­е­шен­чә шө­гыль­лә­нер өчен урын та­ба, ярыш­лар­га ба­рыр­га ак­ча җит­ке­рә ал­мый тил­ме­рә. Үз­лә­рен бор­чы­ган әле­ге проб­ле­ма­лар ту­рын­да без­гә шә­һәр­нең ас­кы өле­шен­дә­ге ба­ла­лар­ны спорт ди­гән зур дөнь­я­га алып ке­рү­че, тре­нер Ха­тип Арс­ла­нов хә­бәр ит­те. Ул кыз­лар­га, егет­ләр­гә һәм ишет­мәү­че ба­ла­лар­га ирек­ле кө­рәш, бил­бау кө­рә­ше сер­лә­рен өй­рә­тә. Уку­чы­ла­ры­ның рес­пуб­ли­ка җы­ел­ма ко­ман­да­сы сос­та­вы­на ке­рүе дә алар эш нә­ти­җә­се­нә ти­еш­ле бәя би­рү­че юга­ры күр­сәт­кеч. Лә­кин ме­нә шу­шы сә­ләт­ле ба­ла­лар­га әле­ге спорт тө­рен­дә та­гын да үсү өчен мөм­кин­лек­лә­ре җит­мәү ге­нә җан­ны бор­чый. Си­не үс­те­реп, уңыш­ла­рың бе­лән мак­тап тор­са­лар гы­на ал­га ба­ра­сың, яңа үр­ләр яу­лый­сың ки­лә. Чит­тә эте­леп-ка­гы­лып йө­ри тор­гач, әл­лә нин­ди мак­сат­чан­нар да ярат­кан шө­гы­лен таш­лар­га мәҗ­бүр бу­луы бер­кем­гә дә сер тү­гел.

Бо­лай итеп, ки­лә­чәк­тә спорт­ны үс­те­рер­гә мөм­кин­ме соң? Ха­тип Арс­ла­нов үзе бу хак­та: "Ба­ла­лар ал­ма­гач ке­бек, алар спорт­ка кил­гән икән алар­ның кү­ңе­лен тө­ше­рер­гә һич яра­мый. Ал­ма­гач­ны иң элек ни­чә ел­лар буе аш­лап, ка­рап, ка­дер­ләп үс­те­рә­без, яшь спорт­чы­лар­ны да шу­лай сак­лау без­нең бу­рыч. Алар спорт­та уңыш­лар­га ире­шә баш­ла­гач, өл­ге­реп җит­кәч ке­нә шә­һәр­дә ти­еш­ле игъ­ти­бар би­рел­мәү сә­бәп­ле рес­пуб­ли­ка­ның җы­ел­ма ко­ман­да­сы сос­та­вы­на ки­тә­ләр дә ба­ра­лар. Бу хәл ту­рын­да без - тре­нер­лар чаң ка­гар­га ти­еш. Шу­лай дә­вам ит­сә, ки­лә­чәк­тә спорт өл­кә­сен­дә шә­һә­ре­без да­нын кем як­лар?",-ди. Йөр­гән таш - шо­ма­ра, яшь спорт­чы­лар­ны ярыш­лар­га йөр­тер­гә дә ни­чек бул­са да ак­ча та­бар­га иде, ди тре­нер бор­чы­лып.

7 ок­тябрь­дә рес­пуб­ли­ка бе­рен­че­ле­ге өчен уз­ган ирек­ле кө­рәш яры­шын­да кат­на­шып, ун ко­ман­да ара­сын­да без­нең шә­һәр кыз­ла­ры өчен­че урын­ны ал­ган. рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә 43 ки­лог­рамм­га ка­дәр­ле авыр­лык үл­чә­мен­дә Еле­на Мук­ши­на (9 нчы сый­ныф, 5 нче мәк­тәп) - II урын, 52 ки­лог­рамм­га ка­дәр­ле авыр­лык үл­чә­мен­дә Ди­лә­рә Арс­ла­но­ва (2 нче гим­на­зи­я) - III урын, 60 ки­лог­рамм­га ка­дәр­ле авыр­лык үл­чә­мен­дә Свет­ла­на Тро­ши­на - III урын, 65 ки­лог­рамм­га ка­дәр­ле авыр­лык үл­чә­мен­дә Анас­та­сия Кра­си­лец (2 нче гим­на­зи­я) - II урын­га ла­ек бул­ган. Бу алар­ның Рос­сия фи­на­лы­на узу мөм­кин­ле­ге ди­гән сүз. 17 ок­тябрь­дән 4 но­ябрь­гә ка­дәр алар Рос­сия фи­на­лы­на әзер­лек узар­га ти­еш, ә 4-5 но­ябрь­дә Че­бок­сар­да уза­чак Рос­сия бе­рен­че­ле­ге өчен кө­рәш­тә кат­на­шыр­га те­ли. Лә­кин мо­ның өчен кыз­лар­га ак­ча та­бар­га ки­рәк, алар зур өмет­ләр бе­лән ра­йон җи­тәк­че­лә­рен­нән яр­дәм кө­тә.

Л.Зин­нә­то­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев