Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Илназ – Россия чемпионы

Әле берничә көн элек кенә Алабуга егетләре - 2 нче балалар-яшьләр спорт мәктәбе спортчылары Илназ Дәүләтшин һәм Азат Кавиев (тренерлары Рим Кавиев) Россия чемпионнары булып кайтты.

Татар көрәше гомер-гомергә бик дәрәҗәле милли спорт төре саналган. Татар халкы милли көрәшкә аеруча ихтирам, игътибар белән караган. Сабантуйның күрке дә нәкъ ул булган. Милләтебезне татар көрәшеннән башка күз алдына китереп булмый. Татарча көрәш бит ул - бабаларыбыз барлыкка китергән, гасырлар узу белән шомара барып, бүгенгәчә йөзен югалтмаган милли байлыгыбыз.

Егет-җилкенчәк гомер-гомергә көрәштә сыналган. Шушы көчле уеныбызны хәзер яшьләр дәвам итә, спорт түгәрәкләренә йөреп, аның серләренә төшенә, ярышларга барып җиңү яулый. Әлбәттә, егетләребез моңа ирешсен өчен тренерларыбыз да зур көч куя.

Безнең яшьләр Республика, Рәсәй күләмендә бу спорт төрендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Әле берничә көн элек кенә Алабуга егетләре - 2 нче балалар-яшьләр спорт мәктәбе спортчылары Илназ Дәүләтшин һәм Азат Кавиев (тренерлары Рим Кавиев) Россия чемпионнары булып кайтты. Алар 7-9 декабрьдә Казан шәһәрендә "Ак Барс" Көрәш сараенда милли көрәш буенча Россия Беренчелеге чемпионатында катнашты. Ярышларда Рәсәйнең 40ка якын төбәгеннән һәм республикалардан 250гә якын спортчы, һәр республикадан бер җыелма команда (командада 17 спортчы) катнашты. Илназ юниор категориясендә көч сынашты һәм "Көрәш" Россия беренчелегендә милли көрәш буенча 17-18 яшьлек егетләр арасында 50 кг. кадәр авырлык категориясендә лаеклы 1 нче урынны яулады. Илназ Дәүләтшин медаль, диплом, кубок һәм акчалата бүләккә ия булды.

Без Илназны җиңүе белән котлап, аңа берничә сорау бирдек.

- Илназ, син ничә яшьтән спорт белән шөгыльләнә башладың?

- Мин 7 яшьтән үк милли татар һәм бил-баулы көрәш белән кызыксына башладым.

- Илназ, көрәш белән кызыксынуың, мавыгуың ничек башланды?

- Әле дә хәтеремдә: беренче сыйныфка укырга барган көнне минем яныма иптәшем кереп, мине милли көрәш секциясенә барып кайтырга чакырды. Ул вакытта да милли көрәш бик популяр иде. Без берничә тапкыр барып карадык һәм миңа бу спорт төре бик ошады.

- Чемпионатка әзерләнү күпме вакыт сарыф итте?

- Узган елны Башкортстанның Уфа шәһәрендә милли көрәш буенча Россия чемпионатында катнашып мин икенче урынны яуладым. Аннан кайтканнан соң без тренер Рим Кавиев белән берлектә яңа ярышка әзерләнә башладык, бер елга якын әзерләндек. Ә чемпионат алдыннан Казанда Республика сборлары үтте. Безне - Татарстан спортчыларын бер атна Казанда әзерләделәр: бергә яшәдек, күнегүләр ясадык.

- Илназ, берничә көннән соң Яңа ел бәйрәме җитә. Шул уңайдан безнең укучыларыбызга нәрсә теләр идең?

- Беренчедән, бик күп бәхет, ныклы сәламәтлек телим. Яңа 2013 елны яхшы каршыларга һәм яңа елда урамда эшсез йөрүче егетләр әзрәк булуын телим. Егетләр, спорт белән шөгыльләнегез, зур уңышларга ирешегез. Безнең Алабуга шәһәре гел беренче урында булырга тиеш! Тагын шуны әйтәсем килә, көрәш - ул бик дәрәҗәле милли спорт төре. Татарлар кайда гына яшәсәләр дә, йөзек кашыбыз булган әлеге спорт төрен онытырга тиеш түгелләр, дип уйлыйм.

- Илназ, киләчәктә дә сиңа уңышлар телибез. Син берничә көннән соң армия сафларына китәсең, димәк, безнең илебез көчле кулларда булачак. Сиңа исән-сау гына кайтып яңа үрләр яуларга язсын.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев