Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“Илне данлавым белән бәхетлемен”

Быелның ноябрендә Ислам Фәләхов исеме бөтен дөньяга билгеле булды. Алабуга спортчысы Казанда үткән билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында дебют ясады һәм җиңү яулады. Ислам газета укучыларыбызга үзенең иң мөһим көрәше, спортка мөнәсәбәте һәм киләчәккә ниятләре турында сөйләде.

Иң мөһим көрәш турында

Ярышларның дәрәҗәсе республикадагылар белән чагыштырганда, югарырак, көндәшләр дә көчлерәк иде. Зурлар арасында дөнья чемпионатында мин беренче тапкыр катнаштым, һәм, таныйм, кыюсызлык булды. Әмма, Аллага шөкер, җиңдем. Мин төрле илләрдән 4 көрәшчене уздым. Көндәшләрем арасында, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан спортчыларын аерып күрсәтер идем, алар Украина яисә Латвия көрәшчеләреннән егәрлерәк. Җиңәр өчен, миңа көндәшләремнән җитезрәк булырга кирәк иде, аларның һәммәсенә 25-26 яшьләр, физик яктан алар миннән көчлерәк. Техника һәм җитезлек белән алырга кирәген аңлый идем. Тренировкалар һәм хаталар өстендә эшләү булышты, шуңа күрә тренерларым Рим Кавиев һәм Александр Обоймовны аеруча билгеләп үтәсем килә. Әти-әниемә зур рәхмәт. Алар миңа бик ярдәм итә, һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә, минем белән ярышларга йөри. Әти дөнья чемпионатында да булды, ул минем иң бирелгән җанатарым. Чемпионатта минем өчен Алабугадан килгән тамашачылар да борчылды, Татарстан җанатарлары барысы да кычкырып, теләктәшлек белдерде, бик күңелле булды.

Җиңәрмен, дип уйлаган идемме? Чынында, призерлар арасына булса да керергә теләгән идем. Беренче урынны алырмын, дип уйламадым, ләкин бөтен көчемә тырыштым һәм җиңдем. Көндәшләр, чемпионатка килер алдыннан, үз илләрендә сайлау үткән, алар көчлеләрнең көчлесе икәнен аңлый идем. Җиңүгә ирешү белән үк, мин әле дөнья чемпионы булуымны төшенеп тә җитмәдем.

Пьедесталда торганда һәм синең хөрмәткә дә РФ гимны уйналганда, горурлык кичерәсең, чыгышың белән илне данлаганга, бәхетлесең.

Спортта беренче адымнар

Миңа хәзер17 яшь, мин 1нче гимназиянең 11нче сыйныфында укыйм. Спортка мине әти-әнием алып килде, ул чагында әле 1нче сыйныфта гына укый идем. Бик актив бала идем, мәктәптә көрәш секциясе эшләп килде, шунда яздылар, һәм мин йөрдем. Башта әти-әни йөрткәнгә, аннан соң үземә дә ошаганын тоя башладым, ярышларга бара идем, беренче җиңүләр яуладым, менә шуннан соң инде дәвам итәчәгемне аңладым. Өйдә компьютер уеннары уйнап утыруга караганда, бу яхшырак.

Минем ике абыем бар, һәм алар икесе дә көрәш белән шөгыльләнде. Без барыбыз да бер мәктәптә укыдык һәм спортның һәр төрендә уңыш казандык, бар ярышларда катнаша идек. Әти дә спорт белән шөгыльләнә - волейбол уйный.

Чемпионатка кадәр көрәш буенча Россия беренчелегендә ике иапкыр җиңдем, билбау көрәшендә Россиянең бронза, көмеш һәм алтын призеры булдым. Бөтен бүләкләремне өйдә саклыйм, медаль һәм кубоклар өчен аерым почмак бар, аларның саны үсүе күңелле, ә иң кадерле медаль, билгеле, дөнья чемпионатыннан, аның өчен махсус урын.

Киләчәккә ниятләр

Иң зур максатыма ирештем, тик бу әле бирешү өчен сәбәп түгел. Җиңүне яулауга караганда, үзеңдә калдыру авыррак, диләр. Бу титулны яуладым, инде оттырырга ярамый. Хәзер халыкара класслы спорт мастеры, аннан соң мактаулы спорт мастеры исеменә омтылачакмын, моның өчен тагын ике тапкыр дөнья чемпионатында җиңәргә кирәк. Ирешелгәннәрдә генә туктап калмыйча, турнирларда катнашачакмын.

Хәзер минем алда яңа максат − Казан химия-технология институтына укырга керү. Көрәш белән шөгыльләнүемне алга таба да дәвам итәчәкмен, әмма спорттан башка һөнәр дә кирәк.

Спорт белән шөгыльләнергә һәркемгә киңәш итәм, ул файдага гына, дип уйлыйм, кеше физик яктан да, әхлакый яктан да ныгый.

Рим Кавиев, тренер:

− Беренче чиратта, спорт өчен бөтен шартлар да булдырылганга, район җитәкчелегенә рәхмәт әйтергә кирәк.

Әтисе Исламны беренче тапкыр алып килгән вакытта ук, мин аның үз дигәненә ирешүчән булуын һәм аннан югары класслы көрәшче чыгасын аңладым, Алла аңа сәләтне кызганмаган. Ул башкаларга карата күбрәк шөгыльләнә, биремнәрне һәрвакыт үти, үз өстеңдә исә эшләргә кирәк. Дөнья чемпионатында җиңү - ул күп еллык хезмәт, оттырулар да булды, һәм менә югары максатка ирештек. Билгеле, горурланам, Исламның җиңүенә шатмын, һәркем дөнья чемпионы була алмый. Тик уку беренче урында, һөнәр алырга кирәк. Хәзер залга нәни малайлар килә, димәк, безнең спортчыларыбыз булачак әле. Иң мөһиме − сәламәтлек, Исламга саулык телим, спортта алардан башка булмаса да, травмалар була күрмәсен.

2016 елда яңадан ярышлар башланачак. Чемпион әлегә ял итә,февральдә аның иң көчле икәнен тагын исбатларга туры киләчәк.

Сабина КАЧАЕВА

Фотода: Ислам Фәләхов һәм тренеры Рим Кавиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев