Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Көчле рухлылар спорты: безнең боксчылар республика дәрәҗәсендә җиңде

Казанда бокс буенча Татарстан чемпионаты узды. Алабуга спортчылары бу ярышларда бер беренче урын, ике икенче һәм ике өченче урын яулады.

Алабугадан чемпионатта 10 спортчы, бер тренер һәм ике судья катнашты. 52 килограммга кадәрле авырлык категориясендә абсолют чемпион исеменә 2 нче балалар спорт мәктәбе спортчысы Ренат Хәйруллин лаек дип табылды.

Ренат политехник колледжның дүртенче курсында укый һәм бу аның беренче генә җиңүе түгел инде. Егеткә әле 19 яшь кенә булуына карамастан, ул инде бокс, кул көрәше һәм самбо буенча мастерлыкка кандидат булган. Моннан тыш Ренат Татарстанда беренчеләрдән булып хәрби көрәш буенча беренчелекне алган спортчы. Спорт белән ул икенче класста ук шөгыльләнә башлый. Баштарак егет дзюдо белән мавыкса, соңрак хәрби кул көрәше белән кызыксына башлый, ә бер ел элек тренер Ренатка үзен бокста сынап карарга тәкъдим ясый.

Ренатның остазы - Алабугада бокс мәктәбенә нигез салган тренер-укытучы Александр Максютин.

- Бокс белән мин инде ел ярымлап ныклап шөгыльләнәм. Укытучым ярдәмендә югары нәтиҗәләрем дә бар: юниорлар арасында Татарстан беренчелеге, Рәсәйкүләм ярышларда җиңү. Хәзер Татарстан чемпионатында алтын медаль алдым, инде менә Идел буе федераль округының дәрәҗәле турнирында катнашу өчен Тольяттига барырга әзерләнәм. Бу миңа спор мастеры разрядын алырга мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде безгә Ренат.

Командакүләм зачетта Алабуга командасы олимпия резервының "Олимп" исемле училищесыннан һәм Вахитов районының спорт мәктәбеннән калышып, нәтиҗәдә өченче урын яулады.

БОКС ЯБЫГЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ

Алабугада бокс белән 150 кеше шөгыльләнә. Болар - 2 нче спорт мәктәбе һәм "Ринг" бокс федерациясенең җәмәгать оешмасы спортчылары.

- Быел Алабуга боксы яхшы нәтиҗәләргә иреште. Алабугада үткән Спартакиадада беренче урын, Казандагы Татарстан чемпионатында җиңү - шуның берничә мисалы. Спортчыбыз Ксюша Крюкова быел Идел буе Татарстан беренчелегендә икенче булды, - дип сөйләде 2 нче спорт мәктәбе тренеры Александр Максютин.

Александр Максютин җитәкчелегендә бокс белән 109 кеше шөгыльләнә. Алар арасында ун яшьлек спортчылар да, сәламәтлек төркеменә йөрүчеләр дә бар.

- Сәламәтлек төркеменә өлкәнрәк яшьтәгеләр, студентлар һәм спорт белән яңа гына шөгыльләнә башлаучылар йөри. Безгә еш кына гәүдә авырлыгы артык булганнар да килә. Бер-ике еллык тренировкалардан соң алар 10-15 килограммга ябыга, - диде Александр Максютин.

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев