Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Көрәш

Казанда көрәш буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган ХХI шәхси-командалы республика ярышлары үтте.

Ярышларда 52 команда катнашты. Медальләрне 7 үлчәү категориясе арасында бүлештеләр. Безнең шәһәр данын 2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады (тренер-укытучылары Р.Кавиев һәм А.Обоймов). Гомуми командалар арасында алар 15нче урында. 70 килограммлы улчәү категориясендә Булат Гадершин 1 урынга лаек булды. Шулай ук Илнар Галимов (2нче урын) Һәм Азат Кавиев (4нче урын) уңышлы чыгыш ясады. Алар икесе дә 90 килограммга кадәр үлчәү категориясендә, бу төрдә 47 кеше көч сынашты. Ислам Фәләхов (70 килограммга кадәр үлчәү категориясендә) 5нче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев