Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Көрәш – милләтебезнең йөзек кашы

15нче февральдән 17сенә кадәр Алабугада “Сабантуй” журналы призына 2002-2003нче елда һәм 2004-2005нче елда туган үсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Көрәштә Татарстан Республикасының 35 шәһәр һәм районнарыннан 500дән артык спортчы катнашты.

Спортчы һәм тренерларны Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, ТР көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин көрәшнең башлануы белән котлады.

– Алабугада көрәш буенча Татарстан беренчелеге дүртенче ел рәттән үткәрелә. Алабугада спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Биредә тудырылган шартларга бәйле рәвештә, төрле дәрәҗәдәге ярышларда урын яулаучы спортчылар саны арта бара. Спортчылардан матур көрәш күрсәтүләрен көтеп калам, – диде район башлыгы һәм аларга уңышлар теләде.

Көрәшнең тантаналы ачылышында көрәш буенча Дөнья беренчелеге җиңүчесе Ислам Фәләховка, көрәш буенча Россия беренчелегенең көмеш призеры Фәнис Сабирҗановка, көрәш буенча россия Чемпионатының көмеш призеры Эльвина Нуриәхмәтовага Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов исемендәге стипендия сертификаты тапшырылды.

Равил Хәйруллин бу яшьтәгеләр арасында әле ярышларның үткәне булмавын белдерде.

– Бүген, бу ярышларда җиңгән егетләр Татарстан командасы өчен Россия беренчелегендә катнашачаклар. Ике яшь категориясендә барлыгы 67 команда катнаша, моның кадәр көрәшченең әле җыелганы юк иде, бу рекорд, – диде ул.

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов Татарстан Республикасы көрәш федерациясе боерыгы буенча “Татарстан Республикасында көрәшне үстерүдә керткән өлеше өчен” исемле федерациянең алтын билгесе белән бүләкләнде.

– Шушы матур көрәш бәйрәмен оештыручыларга зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Көрәш – ул татар халкының милли спорт төре, йөзек кашы. Көрәш келәмнәрендә алган физик чыныгуыгыз да, рухи яктан чыныгу да тормышыгызда зур үрләргә ирешергә ярдәм итсен. Көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең “Сабантуй” журналы белән бәйләнеше күп еллардан бирле килә, 30 елдан артык аның тарихы. Сез дә тарихка кереп калачаксыз, җиңүчеләр “Сабантуй” журналы битләрендә урын алачак, – дип белдерде Илназ Фазуллин.   

13 яшьлек Булат Юнысовка көрәш белән әле быел гына шөгыльләнә башлаган.

– Минем әти көрәш белән шөгыльләнә иде, аннан күчкәндер. Көрәшкә күптән түгел генә керсәм дә, инде икенче урын яулаганым бар, – дип уртаклашты безнең белән Мөслим егете.

Мамадыш егете Нәфис Җәмалиев 9 яшьтән бирле көрәш белән шөгыльләнә.

– Ушмыда беренче, Казанда икенче урын алганым булды, бүген дә җиңәргә дип килдек. Без, Мамадышлылар, 15тән артык бүген, – диде ул.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 2004-2005нче елда туган үсмерләр арасында 1нче урын – Мамадыш муниципаль районы командасына, 2нче урын – Саба муниципаль районы командасына, 3нче урын – Түбән Кама шәһәре командасына бирелде; 

2002-2003нче елда туган үсмерләр арасында 1нче урынга – Мамадыш муниципаль районы командасы, 2нче урынга – Балтач муниципаль районы командасы, 3нче урынга – Кукмара муниципаль районы командасы лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев