Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Кышкы спартакиада

24 февральдә Иске Юраш авылында спортның кышкы төрләре буенча Спартакиада узды.

Ярышларда Морт, Иске Юраш, Шүрнәк, Куклюк, Танайка, Яковлево һәм Лекарево авыл җирлекләреннән йөзгә якын укучы катнашты. Районның җиде авылыннан җыелган спортчылар спортның җиде төрендә көч сынашты. Бу - чаңгы ярышы, чаңгы эстафетасы, шорт-трек, командалы шорт-трек, шайбалы хоккей, канат тарту, чанада ярышу.

Командакүләм беренче урынны Юраш авылы укучылары яулады, икенчедә - Шүрнәк, өченче урында Морт авылы спортчылары. Спартакиадада катнашкан барлык командалар бишәр баскетбол тубы алды, ә җиңүчеләр һәм призерлар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең тиешле дәрәҗәдәге дипломнары һәм кубок белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев