Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“Милләтләр кроссы-2019”: катнашучылар саны рекордлы

Алабуганың Танай урманында үткән шимбәдә зур вакыйга булды – чаңгы-роллер юлында “Милләтләр кроссы” чарасы узды.

Быелгы  йөгерешкә елдагыча мәктәп укучылары, югары һәм урта уку йортлары студентлары, җитештерү коллективлары, һәм билгеле инде, актив яшәү рәвеше яратучылар килде. Катнашучыларның саны – 2670 кеше, бу исә үткән елгы күрсәткечтән ике мәртәбә диярлек күп.

Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Александр Крылов, йөгерешчеләрне сәламләде һәм:

Быел бездә һава торышы бик яхшы, катнашучылар да күбрәк. Сезгә әйбәт старт һәм тагын да уңышлырак финиш телим, − дип теләде.

Беренче булып стартка иң яшь алабугалылар – бакча балалары чыкты. Алар 800 метр арада ярышты. Дүрт яшьлек Мирослава Тютина әнисе белән килгән.

Мин “Милләтләр кроссы”нда ел да катнашам, быел кызым да миңа кушыла, үсте инде. Ул бик хәрәкәтчән, йөгерергә ярата, шуңа да йөгереш аңа ошарга тиеш, − ди кызчыкның әнисе Елена.

Сабыйлар артыннан башка йөгерешчеләр дә кузгалды. Зурлар 3 километрга йөгерде. Кайберәүләр өчен аны үтү бер дә кыен булмады, берәүләр бу араны атлап үтте.

− Мин спорт белән шөгыльләнәм, шуңа күрә миңа җиңел. Җиде яшьтән футбол белән мавыгам, ел саен “Россиянең чаңгы юллары”нда һәм “Милләтләр кроссы”нда катнашам. Спорт – тормыш ул, − дип саный Алабуга политехник көллиятенең 2 курс студенты Дамир Ишкиняев, ул бу көнне үзенең дуслары белән янәшә йөгерде.

Гадәт буенча, йөгереш көнендә иң кече һәм иң олы яшьтәгеләрне билгеләп уздылар. Бу юлы иң кечкенәләрдән Илья Пермяков (3 яшь) һәм Дарья Пономарева (3 яшь), иң өлкәннәрдән – бүгенгәчә яшь һәм шат күңелле булып калучы Альберт Әсһамов (75 яшь) һәм Татьяна Киселева (63 яшь) катнашты.

− Беренче йөгерешемнән бирле, “Милләтләр кроссын”да бер тапкыр да катнашмый калганым булмады, миннән башка үтәсен күз алдына да китерә алмыйм. Миңа һәрвакыт үземне сынау кызык. Тикшерәм, ел эчендә картаймаганыммы, бирешмимме. Ярышларда мин бөтенләй үзгәрәм, һәм үземнән көтмәгән нәтиҗәләргә ирешәм, − ди Альберт Әсһамов. Ул даими рәвештә йөгерүен,  дистанциясенең  5-7 километрга җитүен әйтте.

− Иң мөһиме – дөрес яшәү рәвеше: туклану, йокы, ял, − дип өстәде ул.

Әйтергә кирәк, йөгерештә катнашучыларның һәммәсе бүләк алды. Беренче булып килүчеләргә чара билгесе белән кружкалар, калганнарга – магнит тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев