Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

«Нефтехимик» хоккейчылары татар телендә ролик төшергән

Түбән Каманың чит ил уенчылары да татарча сөйләшә.

Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей клубы алда торган матч уңаеннан татар телендә анонс эшләгән. Видеороликта команданың өч хоккейчысы үзара татар телендә аралаша.

Шунысы игътибарга лаек: роликта төшкән өч хоккейчының берсе татар егете – Дамир Шәрипҗанов булса, калган икесе чит ил уенчылары – Дэн Секстон белән Андрей Нестрашил.

«Исәнмесез, кадерле дуслар!», – дип сәламли Чехия һөҗүмчесе Андрей Нестрашил. «20 декабрьдә без «Ак Барс» белән уйныйбыз. Килегез «Нефтехим Арена»га карарга», – дип мөрәҗәгать итә Түбән Камада туып-үскән, чит илдә уйнап, кабат үз шәһәренә кайткан Дамир. «Без булдырабыз!» – дип җанатарларында ышаныч тудыра Америка хоккейчысы Дэн Секстон.

Исегезгә төшерәбез, 20 декабрьдә Түбән Камада «Нефтехимик» һәм «Ак Барс» командаларының очрашуы көтелә.

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев