Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Ни өчен Алинә Заһитованың җиңүе күп кенә җанатарлар өчен "обидно" булды?

Алинә Заһитова - 2018 ел Олимпиадасының йолдызы. Аның фигуралы шууда беренчелекне яулавы күпләр өчен көтелмәгән булды. Евгения Медведевага бары тик көмеш медаль эләгүе кемнәр өчендер "обидно" булды. Бу хисне хәтта комментатор да яшерә алмады.

Татарларның күп кенә өлеше моны Алинәнең рус милләтеннән булмавы белән бәйләде. Спорт белгече Иван Кузнецов исә үзенең Sports.ru өчен язган мәкаләсендә башка сәбәп күрә. Имеш, Россиядә зур көч белән, "по выслуге лет" уңышка ирешүчеләрне күбрәк хөрмәт итәләр. Ә тиз арада уңышка ирешү - гайре табигый хәл. Шуңа күрә күп кенә җанатарлар, спорт белгечләре 15 яшьлек Алинәнең беренче Олимпиадасында ук алтын алуын кабул итә алмыйлар. Пьедесталның иң биек баскычында Евгения Медведева булырга тиеш күрәләр. Иван Кузнецов бу хәлне Айфоннар алышыну белән чагыштырып карый. 10нчы айфон чыккач, дүртенче айфонны күпме генә мактасаң да, унынчысы яхшырак була ди. Аның фикеренчә, Алинә Заһитова килү белән фигуралы шууда яңа этап башланды.

 

Сүз уңаеннан, бүген Алинә бөтен җанатарларына инстаграмда рәхмәтен җиткерде. Болай дигән: "Хочу сказать огромное спасибо всей моей команде!!! Мы проделали большую работу, придя к этим Олимпийским Играм. Спасибо всем, кто переживал за меня! Я благодарна за вашу поддержку! Дальше больше"

ЧЫГАНАК: http://www.zamansulyshy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев