Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Октябрь җиңүләрдән башланды

Алабуганың спорт мәктәпләре лаеклы спортчылар әзерли.

7 октябрьдә Алабуганың 1 Балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тхэквондо һәм дзюдо буенча җиңү яулады.

Тхэквондо бенча Алабугада узган Татарстан Чемпионатында 1нче Балалар спорт мәктәбеннән Ринат Сәлимуллин тәрбияләгән 2 спортчы шәһәребез данын яклады. Нәтиҗәдә, Аделина Сәлимуллина (53 килограммлы үлчәүдә) һәм Алина Сәлимуллина (57 килограммлы үлчәүдә) 1 урын алды.

Шул ук көнне Түбән Камада дзюдо буенча ачык турнир булды. Анда 2003-2006 елларда туган яшүсмер кыз һәм егетләр катнашты. Ярышларда республиканың 7 шәһәреннән, Киров өлкәсеннән һәм Пермьнән килгән 200дән артык спортчы көч сынашты. Безнең шәһәрдән 2нче Балалар спорт мәктәбе тренерлары Ильяс Галимуллин һәм Иван Шарыгин әзерләгән 12 кешелек команда чыгыш ясады.

Ярыш йомгаклары буенча, 55 килограммлы үлчәүдә Денис Грузан һәм 68 килограммлы үлчәүдә Елизавета Бобрицкая 1 урын яулады.

8 октябрьдә Түбән Камада чаңгычылар арасында кросс узды. "Нефтехимик" СК Ачык Беренчелегенә үткән әлеге ярышларда Алабуганың 1нче Балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 15 яшүсмер көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, кызлар арасында 1,2 километрга узышта 2006 елгы Полина Мыльникова 3 урын алды. Шул ук яшьтәге яшүсмерләр арасында шул ук дистанциядә Владислав Никитин 1 урын яулады.

2004-2005 елда туган кызлар арасында 2 километрга йөгерештә Кристина Исаева 1 урын алуга иреште. 2002-2003 елларда туган яшүсмерләр арасында 3 километрга узышуда иң яхшы күрсәткеч - Ярослав Летниковта. Аларның барысын да тренер Сергей Трущин әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев