Алабуга нуры

Планда – нәтиҗәләрне яхшырту

Алабугада 4 яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли. Алардан йөзләрчә яшь алабугалы спортка юл ала. Бу санда без сезгә 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Юрий Затеев белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

− Юрий Александрович, мәктәп кайчаннан бирле эшли?

− Инде 43 ел, Алабугадагы иң беренче спорт мәктәбе бу. Мин биредә 1999 елдан бирле эшлим.

Мәктәп ачылган гына вакытта, бер генә бүлек эшләгән - чаңгы узышлары буенча, соңыннан футбол бүлеге барлыкка килгән. Бүгенге көндә мәктәптә спортның 6 төре эшләп килә: чаңгы узышлары, җиңел атлетика, нәфис гимнастика, авыр атлетика, хоккей һәм җәядән ук ату.

Бездә 573 кеше шөгыльләнә, тәрбияләнүчеләр 4 яшьтән 22 яшькә кадәр. Иң кечкенәләр нәфис гимнастика һәм хоккейга йөри. Шушы төрләр хәзер популяр булып саналы. Балаларны 16 тренер өйрәтә.

− Мәктәпнең уңышлары турында, дөресрәге биредә тәрбияләнүчеләр турында сөйләгез әле.

− Уңышларыбыз бик зур безнең. СССР, Россия күләмендәге спорт мастерлары күп әзерләнде. 70 нче елларда ук беренче спорт осталарыннан берсе Сергей Обухов булды. Мин эшләгән дәвердә чаңгы узышлары буенча халыкара класслы спорт мастеры Евгений Косинцев әзерләнде. Ул Россиянең җыелма командасы составында бөтендөнья универсиадасында катнашты. Евгенийны өйрәткән тренер Николай Яковлев бездә бүгенгә кадәр эшли. Шулай ук Ләйсән Сираҗетдинова, Агата Затеева, Илдар Абдуллин кебек спорт мастерлары да шушы мәктәптән. Бездә тәрбияләнгән Анна Морковкина бүген Татарстан һәм Россия күләмендә иң көчле узышчыларның берсе булып тора, ул Россиянең спорт мастеры. Авыр атлетика буенча күп кенә яшьләр спорт мастерлыгына кандидат итеп әзерләнде. Тренер Леонид Ивыгин җитәкчелегендә шөгыльләнүче спортчыларыбыз һәр ел саен республика беренчелегендә һәм бөтенроссия ярышларында призлы урыннар ала. Җиңел атлетика буенча да без яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Бу бүлек 2005 елда эшли башлады. Атлетларны Петр Есин һәм Борис Шаманаев өйрәтә. Бездә тәрбияләнгән Дмитрий Ильин бүген республика буенча 400 метр дистанциядә иң көчле узышчыларның берсе булып тора. Быел кышын ул спорт мастеры нормативын тапшырыр, дип өметләнәбез. Дмитрий җиңел атлетика буенча республиканың җыелма командасы составында Россия Кубогында җиңү яулады, юниорлар арасында Россия беренчелегендә 2нче урын алды. Шулай ук Виктория Кулакова, Алена Котова, Полина Денисова − безнең горурлыгыбыз.

Хоккей буенча нәтиҗәләр теләгән кадәр үк яхшы түгел, чөнки спортның уен төрләрендә җиңү катлаулырак, әмма 2014 елда тренер Альберт Миннәхмәтов командасы Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңүче булды.

Нәфис гимнастика бүлеге 2007 елда барлыкка килде. Ул Советлар Союзының спорт мастеры тренер тренер Нәргиз Рәдҗабова аркасында ачылды. Моның өчен без махсус зал булдырдык һәм шөгыльләнә башладык. Бүгенгә инде ТР беренчелегендә призлы урыннар алучыларыбыз бар. Безнец фигуралы шуучы, Анастасия Петрованы Мәскәүдәге олимпия резервлары училищесына алдылар. Былтыр спорт мастерлыгына барлыгы 5 кандидат әзерләнде, һәм болар бар да тренерның тырышлыгы нәтиҗәсе.

Көтмәгәндә бездә ачери-биатлон да пәйда булды. Чаңгы узышлары буенча тренерыбыз Фәнил Хаҗиев җәядән ук ату һәм чаңгыда йөгерү белән кызыксына башлады һәм шактый уңышлы килеп чыкты. Рөстәм Нигъмәтҗанов спорт мастеры нормативын үтәде, ә халыкара класслы спорт мастеры исемен алу өчен чак кына җитми калды. Тренер күп кенә яшьләрне спорт мастерлыгына кандидат итеп әзерләде.

Мин дә гомер буе спорт белән шөгыльләндем, төгәлрәк әйткәндә, чаңгы узышлары һәм җиңел атлетика белән. Мәктәптә мин музыка белән мавыккан идем, тора-бара мин аннан туйдым һәм, 1974 елның 2 октябрендә беренче тапкыр тренировкага килдем, шуннан бирле фанатларча, спортка кереп киттем. Бик күп шөгыльләндем, минем ике кызым бар һәм алар икесе дә спортчылар.

Мәктәп алдында торган планнар турында сөйләсәгез иде.

− Чаңгы узышларына килгәндә, спортның бу төрен лаеклы дәрәҗәгә күтәрәсе килә. Моның өчен, билгеле инде, чыгымнар кирәк, чаңгычыны һөнәри җиһазлары арзан түгел. Без бу юнәлештә дә эш итәбез. Урманда яктыртыла торган чаңгы юлы булсын иде. Җиңел атлетикада: Дмитрий Ильин Россия дәрәҗәсенә чыгар, дип ниятлибез. Гомумән алганда, планда − спортның бар төрендә дә нәтиҗәләрне яхшырту.

Калган бүлекләрнең матди базасына кагылсак, барысы да бар.

Сабина КАЧАЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: