«Россия чаңгы юллары» Татарстанда 10 февральдә узачак
Турнирда төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала.
10 февральдә Казанда «Россия чаңгы юллары» XLII ачык массакүләм чаңгы ярышы узачак. Тиешле боерыкка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Документ республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Турнирда төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Ярышлар Татарстанда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Узган сезонда «Россия чаңгы юллары» на 2,5 меңнән артык алабугалы кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев