Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Россия Кубогыннан уңыш яулап кайттылар

24-26 ноябрьдә Казанда “Мастерс” төрендә йөзү буенча XXIV Ачык Россия Кубогы булды. Анда Россиянең 61 клубыннан спортчылар җыелган иде.

Кубокта катнашучыларны Спорт йөзүе федерациясе президенты Владимир Сальников – совет йөзүчесе, 4 мәртәбә олимпия чемпионы, күп тапкырлар дөнья һәм Европа  чемпионы, дөнья рекордчысы сәламләде.

“Касатка” икенче ел инде Спорт йөзүе ветераннар клублары арасында иң көчле унлыкка керә.Быел Алабуганың җыелма командасы: Галина Благодатских, Диләрә Әхмәтова, Наталья Немтырева, Михаил Романов, Андрей Гудков, Константин Леонов, Георгий Тарасов, Рафаэль Нәҗипов, Руслан Исмәгыйлов, Алмаз Әхмәтҗанов, Юрий Беляев кеатнашында чыгыш ясады.  

Россия Кубогында үз яшь төрендә:

Галина Благодатских 100 метрга аркада йөзүдә 2 урынга лаек булды;

200 метрга аркада йөзүдә Наталья Немтырева, Галина Благодатских 3 урынны алды;

100 метрга комплекслы йөзүдә Галина Благодатских 3 урын яулады;

Ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә катнашучы Руслан Исмәгыйлов 3 урын алуга иреште;  

50 метрга аркада йөзү буенча Наталья Немтыревага 3 урын бирелде. 

Сигез йөздән артык спортчы өч көн буена көчләрен сынады. Алар шәхси һәм команда беренчелегендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, Россия, Европа, хәтта дөнья Рекордын куйдылар. Трибунадагы җанатарларның теләктәшлеген тою аларга үз максатларына ирешүдә зур ярдәм булып тора.

Алабуга спортчылары күнегүләрен туктатмый, чөнки киләсе  елның апрелендә Россия Чемпионаты көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев