Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“Сабан туе – безнең өчен – хезмәт”

4 июньдә - Алабугада Сабантуй. Сүз дә юк, иң көтеп алынган вакыйга - милли көрәш булачак. Бәйрәм алдыннан без 2012, 2013 һәм 2014 елларда шәһәр Сабан туеның абсолют батыры булган Илшат Мөгыйнов белән очраштык.

Откан очрак санап бетергесез

Тумышы белән Илшат Мөгыйнов Зәй районы, Кадыйр авылыннан, безнең шәһәрдә алтынчы ел яши һәм һәр ел Алабуга Сабан туенда милли көрәштә катнаша.

Ничә тапкыр көрәшкән һәм күпмесе җиңү китерүе турында сорауга әңгәмәдәшем җилкәләрен генә җыерып куйды - исәбен югалткан. Ул бит әле Яр Чаллыда, Зәйдә, район авылларында да көч сынашкан. Быел да, һичшиксез, мәйданга чыгачак - сәламәт булганда, ул үзенең көрәштән туктамасына ышана.

Илшат Мөгыйнов өч автомобиль откан инде, ә менә бүләккә бирелгән ничә тәкәне җилкәләренә күтәрүе - санап бетергесез.

Теләп алган уңыш

Машинаны беренче тапкыр 2012 елда ота, ул "ВАЗ-2107" автомобиле була.

− Бу машина миңа бик кадерле, чөнки мин бик тә беренче булырга теләгән идем һәм җиңү миңа иң зур шатлык булды. Аннан инде Абсолют батыр исемен саклап калырга кирәк иде, монысы исә катлаулырак, − ди Илшат.

Шуннан соң ике ел рәттән беренчелекне яулый, ике "Деу Некси" ота, әмма машиналарны сата.

− Минем габаритларга туры килмәделәр, − дип шаярта көрәшче.

Алардан кергән акча торак шартларын яхшырту өчен ярап куйган. Откан тәкәләр бәйрәм шашлыгына киткән. Сабан туеннан соң кунакларны сыйлау Илшат Мөгыйнов өчен инде традициягә әйләнгән, ул һәрвакыт дусларын һәм якыннарын табын янына җыя.

Җиңүгә юл җиңелләрдән түгел

Каты сынаудан соң ял итмичә булмый, Илшат әйтүенчә, бер җиңү дә җиңел бирелми.

− Көрәштә оту өчен, ел буе көч түгәргә, өйрәнергә кирәк. 2нче спорт мәктәбе директоры Марс Сафинга, тренер Рим Кавиевкә мине кабул итүләренә рәхмәт.

Спорт белән Илшат Мөгыйнов мәктәптән үк шөгыльләнә. Алабугага күчеп килгәч тә, беренче эш итеп кайда күнегүләр белән шөгыльләнергә мөмкинлеген ачыклый. Ул үзе дә яшь буынга милли көрәш серләрен өйрәтергә тели, быел балалар төркемен җыймакчы, аның белеме дә кулай, физик тәрбия факультетын тәмамлаган.

Беренче урында - гаилә

Дөрес, көрәшче тануынча, спорт аның тормышында икенче урында гына. Иң мөһиме - гаилә. Ул өч бала тәрбияли, 8 яшьлек улы көрәш нигезләрен үзләштерә башлаган инде.

− Хәзер улымны спорт мәктәбенә йөртәм, аның белән бергә шөгыльләнәм. Атнага өч тапкыр йөрергә тырышам.

Кыр бәйрәме алдыннан якыннары Илшат өчен борчыла башлый, ул үзе дә дулкынлана, һәрвакыт - беренче тапкыр шикелле, ди ул.

− Кемгәдер Сабантуй - бәйрәм, ә безнең өчен - хезмәт, − ди спортчы. Бүтәнчә булуы да мөмкин түгел, көрәш аның тормышын нык биләгән, һәм ул ел саен каты сынауга, Сабан туеның Абсолют батыры исемен яуларга әзерләнә.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев