Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Сәламәтлек иленә сәяхәт

19 декабрьдә Җиңел атлетика манежында "Триумф" гаилә-савыктыру клубына 4 ел тулу уңаеннан бәйрәм булды.

Бу чараны яктырту һәм, ниһаять, үз-үземә биргән вәгъдәне үтәү (вакыт килеп чыгу белән спорт юлына басу) ниятеннән мин кич белән җыенып Җиңел атлетика манежына юл тоттым. Чара башланырга бик күп вакыт калганга күрә, мин як-якларны карап килим дип, спорт залына кереп киттем.

Зур, заманча эшләнгән, берничә йөгерү юлы булган зал. Залда берничә төркем шөгыльләнә иде инде. Манежның уртасында зифа, тәнендә һәр мускулы аерылып тора, матур сын-гәүдәле яшь кенә кыз (минем уйлавымча, бу тренер) келәмчекләргә утырган гүзәл затларга төрле күнегүләр күрсәтә. Залның бер почмагында яшь фигуралы шуучылар тырышып шөгыльләнә. Алар махсус гимнастика костюмында, чәчләре җыелган. Фигурачылар фигуралы шууның төрле элементларын ясарга өйрәнә. Минем игътибарны бер фигурачы кыз җәлеп итте: ул бар көчен куеп фигуралы шууның бер элементын ясарга тырышты (белгәнемчә, ул "тулуп" дип атала). Арыганлыгы йөзенә чыкса да, ул кабат-кабат шул күнегүне кабатлады. Һәм, ниһаять, ул аны булдырды. Кызарган бите, күзләренең балкышы аның ихлас шатлыгын тирә-яктагыларга да таратты кебек. Мин дә чын-күңелдән (имеш, аны ул түгел, ә мин башкардым) аның уңышы өчен шатландым.

Манежда халык күп булуына карамастан, бер-берсенә комачауламыйча, һәрберсе үз эше белән мәшгуль иде: кемдер йөгерде, сикерде, кемдер - ял итте. Йөгерү юлларына күз салсам, ни гаҗәп, яшь кызлар, хатыннар һәм егетләрдән дә артта калмыйча бабайлар җилдерә. Кыскасы, урам гына салкын кышкы тынлык, тынычлыкка баткан, монда исә тормыш "кайный".

Күп тә үтмәде, "Триумф" клубының җитәкчесе һәм тренеры, Рәсәй һәм Татарстан чемпионкасы Татьяна Киселева (рәсемдә: уртада) пәйда булды. Зал буйлап йөгерүче, сикерүче, күнегүләр ясаучы студент, укучылар, өлкәннәр балалары һәм пенсионерлар оныклары белән шунда ук аны чолгап алды. Татьяна Африкановна килгәннәргә югары атмосфера басымы һәм аның сәламәтлеккә йогынтысы турында искә төшереп, бүген нинди күнегүләр ясалачагы турында хәбәр итте. Барысы да аны игътибар белән тыңлады, аннары бер-берсен сәламләп кул чаба башлады (күрәсең, бу дәрес башлануның бер билгесе). Зал буенча акрын гына көй агыла. Клуб әгъзалары гимнастик таяк, келәмчекләр алып түгәрәккә, тренер - уртага басты. Мин, яңа кеше буларак, иң артка бастым (барысы минем күз алдында). Дәрес мускулларны җылытудан башланды. Бер сәгать вакыт сизелмичә үтеп тә китте. Дәрес ахырында Татьяна Африкановна барлык килгәннәрне "Триумф" клубының 4 еллыгы белән котлап, аларга файдалы призлар тапшырды. Клубның ачылган вакытларыннан ук йөрүчеләрне тренер яшьләр эше, спорт һәм туризм идарәсе грамоталары белән бүләкләде. Әлбәттә, истәлеккә фотога да төштек.

Мин үз чиратымда Татьяна Киселевага файдалы дәрес өчен рәхмәтемне белдереп, аның белән "Триумф" клубы турында әңгәмә кордым. "Клубның төп максаты - алабугалыларны йөрү-йөгерү, йога элементлары, стретчинг, гомуми күнегүләр ярдәмендә сәламәтләндерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Безгә йөрүчеләр күнегүләрне сәламәтлекләренә карап ясый, чөнки монда төрле яшьтәгеләр бар. Без дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә шөгыльләнәбез, ә шимбә - бассейнга йөрибез. 2013 елдан укучы һәм студентлар бушлай шөгыльләнәчәк, пенсионерлар һәм 4 ел тирәсе клубка йөрүчеләр 100 сум, калганнары - 150 сум түлиячәк", - диде тренер. Татьяна Африкановна сүзләренчә, "Триумф" гаилә-савыктыру клубын Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә беләләр, чөнки клуб активистлары ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионатларында катнаша. Шулай, Римма Галиуллина, Татьяна Киселева үз яше төркемендә инде берничә тапкыр Рәсәй һәм Татарстан чемпионнары булды. Клубка 100гә якын кеше йөри (яз-җәй айларында бу сан бераз кими).

Без "Триумф" клубына үсеш телибез һәм ышанабыз: алабугалылар Татьяна Киселева ярдәме белән сәламәт һәм нык булачак.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев