Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Спорт белән ел әйләнәсе шөгыльләнергә кирәк

Алабуга районы − спорт объектларын эшләтү буенча алда бара. Бу безнең спортчыларга югары нәтиҗәләр яуларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Ислам Фәләхов билбау көрәше буенча Дөнья Чемпионаты Беренчелегендә юниорлар арасында җиңүче булды. Гади алабугалылар да танылган спортчылардан калышырга теләми, алар сәламәт яшәү рәвешенә тартыла. Яңа спорт корылмалары

Быел районда берьюлы өч спорт урыны файдалануга тапшырылды: модульле чаңгы базасы һәм ике универсаль мәйданчык: Костенеевода һәм 8нче мәктәп  территориясендә.

Чаңгы базасы турында язган идек инде. Биредә олылар бер сәгатькә 60 сум, 14 яшькә кадәрге балалар өчен – 40 сум түләп, прокатка чаңгы ала. Эш тәртибе дә уңайлы: иртәнге сигездән кичке тугызга кадәр. Чаңгы юллары кичен яктыртыла.

Җәй ахырында Костенеево авылы һәм 8нче мәктәп территорияләрендә  волейбол һәм баскетбол уеннарына яңа мәйданчыклар урнаштырганнар иде. Алар резинланган махсус капламлы, уен өчен куркынычсызлырак, 8нче мәктәптә урам  тренажерлары да куелды.

Алабугалы Юлия Горностаеваның биредә улы укый, һәм хәзер үзе дә аның белән шөгыльләнә ала.

− Мин – волейбол буенча тренер, бу мәйданчык безгә бик ярап куйды. Җәен залда эссе, шуңа күрә мәйданга йөрергә туры килә иде. Монысы янәшәдә генә. Балалар монда миннән башка да йөри, ул аларның очрашу урынына әверелде. Алар караңгы төшкәнче уйныйлар, − диде ул һәм беркем дә ватмый торган өстәмә мәйданчыклар барлыкка килсә, яхшы булыр иде.

Әлеге спорт корылмалары республика программасы буенча төзелгән, бу эшкә 10 миллион сумнан артык акча киткән.

Спорт белән дуслашуы җиңел

Быел спорт белән шөгыльләнүче алабугалылар саны 31516 кешедән (39,79 процент) 33046 кешегә кадәр (41,4 процент) арткан. Моңа шәһәр, республика һәм бөтенроссия күләмендә бездә үтә торган ярышлар да булыша. Күмәк спорт ярышалары торган саен киңрәк җәелә. Быел “Россиянең чаңгы юллары” акциясе барышында 3 меңнән артык алабугалы чаңгыга басты, меңнән артыгы “Милләтләр кроссы”нда йөгерде. Анда быел беренче мәртәбә нәниләр – 31нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

– Балалар һәм әти-әниләр рәхәтләнеп ризалашты. Балалар өч төркемнән җыйналды. Шул рәвешле, спортка мәхәббәт тәрбияли башладык, – ди бакча мөдире Әлфия Исламова.

 

Чемпионнар

Агымдагы елда безнең тренерлар Россиянең 4 спорт мастерын, 9 спорт мастерына кандидатны, 14 беренче разрядлы спортчы, массакүләм разрядлы 637 кеше әзерләде. Шәһәрнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр бик яхшы күрсәткечләргә иреште.

1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе:

- 2 урын −  Софья Сигавкина (бинада җиңел атлетика буенча 200 метрга йөгереш, Идел буе федераль округы Беренчелегенә Чемпионат);

- 1 урын − Софья Сигавкина, Полина Денисова, Александра Шашерина, Наталья Новгородова (бинада җиңел атлетика буенча 4х200200 метрга эстафета, Идел буе федераль округы Беренчелегенә Чемпионат);

- 1урын −   Дмитрий Ильин  ТР җыелма командасы составында (бинада җиңел атлетика буенча 4х200200 метрга эстафета, Идел буе федераль округы Беренчелегенә Чемпионат).

2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе:

- Ислам Фәләхов – билбау көрәшендә юниорлар арасында Дөнья Беренчелегендә җиңүче;

- Ашурзадә Абуәхсән − билбау көрәшендә юниорлар арасында Дөнья Беренчелегендә бронза иясе;

- 3 урын − Анастасия Разживина, 2001-2002 елда туган укучылар арасында 63 килограммга кадәрле үлчәүдә тхэквондо буенча Россия укучыларының VIII җәйге спартакиадасы;

- 3- урын −  Вадим Буханов, юниорлар арасында тхэквондо буенча Россия Беренчелеге;

- 3 урын − Алина Салимуллина, тхэквондо буенча Россия Чемпионаты.

Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе:

- Иван Кочнев кикбоксинг буенча России Чемпионатында катнашты;

- Марина Щербакова РФ субъектларының җыелма командалары арасында футбол буенча Россия Беренчелегендә ТР җыелма командасы составына керде;

- Максим Килеев 2003-2004 елда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча Россия Беренчелегендә ТР җыелма командасы составына керде.

 

 2018 елга планнар:

- 8нче мәктәп янында мини-футбол мәйданчыгы төзү;

- 10 мәктәп янында урам тренажерлары;

- КФУның Алабуга институты территориясендә мини-футбол мәйданчыгы төзү;

- КФУның шәһәр читендәге “Буревестник” лагерендә модульле чаңгы базасын төзү «Буревестник»;

- Костенеевода мини-футбол мәйданчыгы төзү.

 

2017 елда алабуга спортчылары 57 – алтын, 54 – көмеш һәм 65 – бронза   барлыгы 176 медаль яулаган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев