Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Танкистлар көне үзенчәлекле булды

Үткән ялларда җирле спортчылар яңа традициягә нигез салды – Танкистлар көнен зур спорт бәйрәме кебек билгеләп үтте.

Танк гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең һөнәри бәйрәме тантанасында, кагыйдә буларак, Россия Кораллы Көчләренең танк бүлекчәләрендә чакыру буенча хезмәттә яисә запаста булганнар, офицерлар, курсантлар, шул юнәлештәге уку йортлары мөгаллимнәре катнаша. Бу юлы исә чарага яшь спортчылар да кушылды. “Лидер” залында Танкистлар көненә багышлап, 10-14 яшьтәге яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча ачык турнир узды. Спортлы Алабуга тарихында беренче тапкыр.

Ярышларның барлыкка килүе болайрак булды: матур көннәрнең берендә, шәһәр танкчылары берлегендә торучылар, киңәшләшеп, бәйрәмдә кече буын өчен спорт ярышлары оештыру начар булмас иде дигән фикергә килделәр. Ни өчен спортның нәкъ шушы төре сайланган? Моның ике сәбәбе бар, ди ярышларның баш оештыручысы Айдар Зәйнагетдинов, ул Танк училищесын тәмамлаган, танк гаскәрләрендә хәрби хезмәттә булган, Чечня сугышы ветераны.

– Беренчедән, көрәш – спортның милли төре, ә без беренче чиратта – Татарстанда яшәүчеләр. Мин, мәсәлән, үземне патриот итеп саныйм. Икенчедән, милли көрәш футбол яисә хоккей кебек нык таралмаган. Һәм без Татарстанда бу спорт төрен үстерүгә булышырга телибез.

Айдар Зәйнагетдинов сүзләренә караганда, ниятләре тулысынча чынга ашкан. Алабугада яңа спорт бәйрәме барлыкка килүгә Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсендә дә уңай караганнар, оештырырга да ярдәм иткәннәр.

Ярышларда Алабуга, Мамадыш, Әгерҗе, Тукай районы һәм күрше Автошәһәрдән барлыгы 80 кеше диярлек катнашты. Аларга танк гаскәрләре подполковнигы Ринат Зарипов мөрәҗәгать итте:

– Хөрмәтле ярышта катнашучылар, кунаклар, тренерлар. Көрәш ул спортның чын ир-атлар төре булып тора, батырлык, җиңү юлында максатчанлык таләп итә, нәкъ менә танк гаскәрләрендәге кебек. Барыгызга да җиңү телим. Иң көчле җиңсен!

Әйтергә кирәк, спортчылар тугыз авырлык үлчәвендә һәм төрле яшь төркемнәрендә көч сынашты. Нәтиҗәдә, алабугалылар арасында үз авырлыклары категориясендә Рүзәл Могыйнов (33 кг), Әмир Гомәров (65 кг) һәм Алексей Щербаков (шул ук 65 кг үлчәмдә, тик башка яшь төркемендә. – Авт. иск.) җиңде. Моннан тыш, гомумкоманда йомгаклары буенча алабуга көрәшчеләре беренче урынны алды. Ярышларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар кубок, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде. Катнашучыларның барысына да турнирны оештыручылардан үзенчәлекле бүләк – “танк гаскәрләре” дип язылган футболкалар тапшырдылар.

Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, җирле танкчылар бу бәйрәмне моннан соң ел саен үткәрергә ниятли.

Айдар ЗӘЙНАГЕТДИНОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев