«Татарстан кроссы»нда 1300 алабугалы катнашты
Быел узыш башка төрле урында үтте: анда катнашучылар КФУның Алабуга институты яныннан Ленин мәйданына кадәр йөгерделәр.
Үткән шимбәдә Алабугада Бөтенроссия йөгереш көне кысаларында «Татарстан кроссы-2022» үтте. Узышта 1300 алабугалы катнашты.
Быел узыш башка төрле урында үтте: анда катнашучылар КФУның Алабуга институты яныннан Ленин мәйданына кадәр йөгерделәр. Йөгереш арасы 5 километр тәшкил итте.
Йөгерешчеләрне район башлыгы урынбасары Олег Колпаков сәламләде. Ул узышның ел саен үткәрелүен билгеләп үтте.
— Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, ничә яшьтә булуың мөһим түгел, — диде ул һәм барысына да уңышлар теләде.
Узышучыларны шулай ук АМР Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов та хуплады.
— Сезне коллегаларым дип атыйм, чөнки мин дә спорт белән мавыккан идем, хәзер физкультура белән шөгыльләнәм. Без ветераннар һәм укучылар белән ГТО нормаларын тапшырабыз, нәтиҗәләрне яхшыртырга тырышырбыз, — диде Геннадий Петрович.
Тантананы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнары белән ачтылар.
Узыш дүрт өлешкә бүленде: беренче булып шәһәр һәм район җитәкчеләре кузгалды, алар артыннан шәһәр мәктәпләрендә укучылар, өченче булып студентлар, ахырдан төрле оешма хезмәткәрләре йөгерде.
Катнашучыларның барысын да финишта «Милләтләр йөгереше» билгесе булган бүләк көтә иде. Җиңүчеләргә медаль тапшырылды. Шунда ук, Ленин мәйданында, ГТО нормативларын бирергә була иде.
Хатын-кызлар арасында беренче урынны 9нчы мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Татьяна Миросланова яулады.
— Еш йөгерәм, дәрес саен диярлек. Гомумән алганда инде 10 ел бу чарадан калганым юк, ә Алабугадагы "Милләтләр йөгереше"ндә беренче тапкыр катнашуым, — ди Татьяна Миросланова.
Тагын бер медаль иясе − Рузәл Камалиев.
— Моңа кадәр бер ел атлетика белән шөгыльләндем. "Милләтләр кроссы"нда дүртенче ел рәттән катнашам, — ди Рузәл Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев