Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Татарстанда ислам илләре арасында хоккей турниры була

Ярышларда барлыгы 13 илнең җыелма командасы катнаша.

Казанда ислам илләре арасында халыкара хоккей турниры үтәчәк. Ул 14-18 гыйнварда үтәчәк. Ярышлар ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында оештырыла. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Татарстан башкаласына барлыгы 13 илнең җыелма командалары килә. Алар арасында Бәһрәйн, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко һәм Төркия командалары булыр дип көтелә.

Матчлар ике мәйданчыкта үткәрелер дип планлаштырыла. Алар «Спорт сарае» нда һәм «Татнефть Арена» да узачак.

Ислам илләре арасында хоккей ярышлары үткәреләчәге турында август аенда ук билгеле булган иде. Ул чагында турнирның «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» саммитының спорт өлеше кысаларында узачагы хакында хәбәр ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев