Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Төбәк Спартакиадасында җиңүчеләр

Алабугада мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының физик тәрбия инструкторлары арасында I региональ "Тизрәк, югарырак, көчлерәк!" Спартакиадасы кысаларында йөзү һәм ату буенча ярышлар узды.

12 октябрьдә Алабуга, Зәй, Мамадыш, Яр Чаллы, Менделеевск һәм Түбән Камадан 50дән артык ярышчы осталыкларын күрсәтте. Ярышлар Алабуга мәгариф идарәсе методисты Марат Вәлитов һәм баш хөкемдар - 32нче "Садко" балалар бакчасының физик тәрбия һәм йөзү буенча инструкторы Наталья Немтырева җитәкчелегендә үтте. Физик тәрбия инструкторлары һәм укытучыларыннан торган хөкемдарлар коллегиясе төрле яшь төркемнәрендә шәхси һәм команда беренчелегенә узган көч сынашуларда җиңүчеләрне ачыклады.

"Бердәм Россия" спорт-сәламәтләндерү комплексында 50 метр арага йөзү ярышларында нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.

Ирекле йөзү буенча: 25-29 яшьлекләр арасында Рамилә Асадова (Зәй) беренче булды; 30-34 яшьлекләр арасында иң яхшы нәтиҗәне Яр Чаллы вәкилләре күрсәтте. Беренче урынны Альбина Хадиева, икенче урынны - Анастасия Некипелова, өченче урынны Регина Зайцева алды; 35-39 яшьлекләр төркемендә Түбән Камадан Диләрә Вәлиева беренче урынга лаек булды, икенче урынны Яр Чаллыдан Татьяна Свежова яулады; 40-44 яшьлекләр төркемендә Яр Чаллыдан Рәмзия Павлова беренче, Түбән Камадан Ирина Микушева өченче урынны алды, алабугалы Галина Нагаева - икенче урында; 45-49 яшьлекләр арасында алабугалыларга тиңнәр булмады: Наталья Немтырева беренче, Мәдинә Рәхимова икенче урынны яулады, өченче урында - Рәмзия Сөләйманова (Түбән Кама); 50-54 яшьлекләр төркемендә дә безнекеләр сынатмады: Алла Колесник - беренче, Венера Хәбибуллина өченече урынны алды, икенче урында - Түбән Камадан Марина Юртова.

Брасс белән йөзүдә: 40-44 яшьлекләр төркемендә алабугалы Галина Нагаева беренче урын яулады; 45-49 яшьлекләр арасында беренче урында Резеда Шакирова (Яр Чаллы); 50-54 яшьлекләр төркемендә дә безнең инструкторлар зур осталык белән чыгыш ясады: Венера Хәбибуллина беренче, Алла Колесник икенче урынны алуга иреште;

Аркада йөзүдә: 30-34 яшьлекләр төркемендә беренчелекне Мамадыштан Юлия Солтанбәкова алды; 40-44 яшьлекләр төркемендә беренче урында Ольга Иванова (Яр Чаллы), икенчедә Ольга Турцева (Түбән Кама); 45-49 яшьлекләр арасында алабугалы Наталья Немтырева беренче урынны яулады.

Баттерфляй буенча: 40-44 яшьлекләр төркемендә беренчелеккә ирешүче - Наталья Вилкова (Яр Чаллы).

Ирекле йөзү эстафетасында үз яшь төркемнәрендә Яр Чаллының ике командасы һәм Алабуга командасы җиңүче булды. Алабуга данын яклап Алла Колесник, Ләйсән Абдуллина, Венера Хәбибуллина, Мәдинә Рәхимова чыгыш ясады.

Ату ярышлары

Ату буенча сынаулар 9нчы урта мәктәп базасында үтте.

30-34 яшьлекләр төркемендә Алсу Карташева (Яр Чаллы) беренче, Анна Сафина (Түбән Кама) икенче, Людмила Долбина (Яр Чаллы) - өченче урынга лаек булды; 35-39 яшьлекләр арасында беренчелек алабугалы Марина Андроновада; 40-44 яшьлекләр төркемендә беренче урынны алабугалы Гүзәл Ханнанова, икенче урынны Эльфрида Иргубаева (Менделеевск), өченче урынны Дания Ногманова (Яр Чаллы); 45-49 яшьлекләр төркемендә беренче урын Ольга Шуралевада (Алабуга); 55-59 яшьлекләрдән беренчелекне Дания Гайнетдинова (Түбән Кама) яулады.

Командалар арасында беренчелек - алабугалыларда (Ольга Шуралева, Гүзәлия Ханнанова һәм Марина Андронова); икенче урынны Яр Чаллы командасы яулады (Людмила Долбина, Дания Ногманова һәм Алсу Карташева); өченче урында - түбәнкамалылар (Анна Сафина, Галина Власьева һәм Дания Гайнетдинова).

Йомгак

Йөзү буенча беренче ике ярыш һәм ату буенча сынауларда 3 балл өстенлек белән Алабуганың җыелма командасы җиңде. Икенче урында - Яр Яр Чаллы, өченчедә - Түбән Кама командасы.

Чираттагы ярышлар волейбол һәм өстәл теннисы буенча оештырыла һәм алар быел ноябрьдә булачак.

Без Алабуга командасының уңышларын күзәтеп торачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев