Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“Урман бал кортлары” – чемпион!

Алабуганың хоккей командасы "Татнефть" ААҖ кубогы һәм алтын медаль белән бүләкләнде.

18 мартта Әлмәт шәһәрендә яшүсмерләр клублары арасында үткән хоккей буенча турнир тәмамланды. Ун ел элек үткәрелә башлаган әлеге турнир соңгы елларда республиканың иң популяр спорт чарасына әверелде. 2011-2012 ел сезонында биредә 56 ишегалды хоккей командасы катнашты. Сезон чемпионнарын билгеләүче матчта Алабуганың "Урман бал кортлары" һәм Бөгелмәнең "Нефтяник" командалары очрашты. Киеренке көрәштә безнең егетләр турнирның абсолют җиңүчеләре исемен яулады. Алабуганың "Урман бал кортлары" хоккей командасы һәм аның тренеры "Татнефть" кубогы һәм алтын медаль белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: