Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Велосипедчылар сәяхәте

"Татарстан − сәламәт яшәү рәвеше яклы!" веломарафонында катнашучылар Алабугада булды. Бу чара ел саен уза, быел тугызынчы тапкыр үткәрелде. Спортчылар 2 июльдә Казаннан старт алды, һәм 15 июльдә әйләнеп кайтачак. Марафонны оештыручы Павел Грачев әйтүенчә, алар меңнәрчә километр юл үтеп, 6 шәһәргә керәчәк, Алабуга, Зәй, Минзәлә шулар исәбендә, Самара өлкәсенең...

"Татарстан − сәламәт яшәү рәвеше яклы!" веломарафонында катнашучылар Алабугада булды.

Бу чара ел саен уза, быел тугызынчы тапкыр үткәрелде. Спортчылар 2 июльдә Казаннан старт алды, һәм 15 июльдә әйләнеп кайтачак. Марафонны оештыручы Павел Грачев әйтүенчә, алар меңнәрчә километр юл үтеп, 6 шәһәргә керәчәк, Алабуга, Зәй, Минзәлә шулар исәбендә, Самара өлкәсенең бер өлешендә дә булачаклар.

− Марафоныбызның максаты - яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту һәм велосипед спортын һәм велосипедчылар җәмгыятьләрен популярлаштыру. Шулай ук Россиядә беренче тапкыр дөнья тирәли сәяхәт кылган Онисим Петр улы Панкратов турында мәгълүмәтне барысына да җиткерергә телибез, − ди ул.

Павел Грачев үзе дә сәяхәт ярата икән. 2013 елда ул Ален Хәйруллин белән дөнья әйләнгән, 13 илдә булганнар һәм 23 мең километр диярлек юл үткәннәр. Бу сәяхәтне алар җәйге Универсиадага багышлаган, ул исә алар финишыннан соң берничә көн үтүгә Казанда булды.

− Үткән елда без Алабугага маршрут ахырында кергән идек, быел моннан башлыйбыз гына, − дип билгеләп үтте оештыручы.

Быел республикабыз башкаласыннан барлыгы 18 спортчы юлга кузгалды, ләкин аларның берсенә дистанциядән читләшергә туры килде. Аларны машина озата бара.

− Машинада багажны йөртәбез, төркемдә яшь егетләр һәм алар тиз арырга мөмкин, − ди Павел Грачев.

Владислав Бычковка - 19 яшь, һәм ул бу марафонда өченче тапкыр катнаша.

− Авырлыклар була, билгеле, әмма Татарстанны карау, карашны киңәйтү мөмкинлеге, спорт формасын яхшырту хакына, аларны үтеп була. Мамадыштан Алабугага кадәр без 60лап километр юл уздык, арымадык диярлек, ә кичә яңгыр астында пычрак юлдан 100 чакрымлап бардык, кыенга туры килде , − дип сөйли ул.

Марафончылар арасында һөнәри спортчылар да табылды. Альмира Галеева - велотуристлык төре буенча спорт мастеры.

− Велосипедка беренче тапкыр бала чагымда утырдым, әтием йөрергә өйрәтте. Велотуристлык белән институттан соң, эшкә урнашкач, җитди шөгыльләнә башладым, анда шундый секция бар иде. Стажым 1983 елдан. Марафонда катнашырга булдым, чөнки балалар белән эшләү ошый иде, шулай алтынчы ел инде, − ди спортчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев