Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Яшь буын өчен мәйданчыклар арта

Бехтерево авылында яшәүчеләргә Республика көненә бүләк ясадылар – тантаналы рәвештә яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.

Бехтеревода универсаль спорт мәйданчыгын ачуда Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесенең вазифаларын башкаручы Ленар Нургаянов катнашты. Аның сүзләренә караганда, бу беренче чиратта яшь буын өчен эшләнә. Сер түгел, авыл балаларының спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге, шәһәрнекеләргә караганда, азрак. Әлеге бүләкне биредә күптән көткәннәр иде инде. 2нче Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Марс Сафин сөйләвенчә, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчелеге мини-футбол өчен мәйданчыкны өч ел буе сораганнар. Ниһаять, республика программасы аркасында моңа ирешелде. Республика булышлыгы белән быел районда ике спорт объекты – Бехтеревода мини-футбол мәйданчыгы һәм “Урман әкияте” балалар лагере территориясендә урам тренажерлары белән мәйданчык ачылды. Әлеге объектларның бәясе 6 миллионнан артып киткән. Республика Президенты ярдәме белән бара торган универсаль спорт мәйданчыкларын төзү шәһәрдә дә, авылда да күмәк спорт белән шөгыльләнүгә этәргеч бирә. Шундый урыннарның беренчесе районыбызда 2013 елда булдырылган. Ул иске мәйданда, анда баскетбол, волейбол, мини-футбол уйнарга була, шулай ук урам тренажерлары да бар. Шушы программа буенча Алабуга районында соңгы жиде елда 21 мәйданчык һәм ике модульле чаңгы базасы куллануга тапшырылды.

Бехтереводагы мәйданчыкка килгәндә, ачылган көнне үк анда бехтереволылар һәм Алабуганың “Олимп” футбол клубы егетләре мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды.

Николай ЧЕБАН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев