Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Йөгереш өчен чикләр юк

Бөтенроссия Йөгереш көне кысаларында Алабуга чаңгы-роллер трассасында үткәрелгән узышта 1520 алабугалы катнашты.

Мәктәп укучыларын, урта һәм югары уку йортларында белем алучыларны, җитештерү коллективларын, предприятиеләр, мәктәп һәм балалар бакчалары  хезмәткәрләрен сәламләү сүзе белән райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөфәр Касыймов чыгыш ясады.

 Сезне бу матур бәйрәм белән котлыйм. Милләтләр кроссы Россиядәге спорт чараларының иң күләмлеләреннән берсе. Булып тора. Былтыр йөгерештә 1457 алабугалы катнашкан иде. Быел без күбәйдек һәм моңа бик шатбыз, – диде ул.

Ярышларга төрле яшьтәге, төрле әзерлектәге кешеләр килде. Елдан-ел бу вакыйга әһәмиятлерәк була бара.

– Мәктәптә мин алты ел эшлим инде һәм рәхәтләнеп шушы чарага кушылам. Тойгылар искиткеч! Мин узышларда гына түгел, көн дә йөгерергә тырышам. Һава торышы яхшы, урман, гүзәл тирәлек. Мин уңай кичерешләр алдым. Сәламәт яшәү рәвеше барыннан да өстен! – дип, Айсылу безнең белән хисләрен уртаклашты.

Беренче килгән 50 кешегә махсус кружкалар  бүләк иттеләр, калганнарга итәлек календарьләре өләшенде.

Иң кечкенә йөгерешчеләр Самина Ринатова һәм Алексей Гусев, икесенә дә өчәр яшь. Иң өлкәнннәр – Валентина Белавина һәм Альберт Әсхамов.

Бөтенроссия йөгереш көнендә быел Россия Федерациясе субъектларының 85тән артыгы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев