Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Юраш мәктәбе укучылары район спартакиадасында җиңү яулады

Алабуга районы Иске Юраш авылы мәктәбе укучылары спорт белән актив шөгыльләнә, район һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән ярышларда да еш кына алдынгылыкны яулый. Үсеп килүче яшь буынның физик сәламәтлеген яхшырту - Юраш мәктәбенең төп бурычларыннан берсе.

Сәламәтлек үзенә зур игътибар сорый. Танылган совет галиме профессор Николай Амосов фикеренчә, кешеләрнең бары бер-ике проценты гына үзенең сәламәтлеге белән җитди шөгыльләнә. Шуңа күрәдер дә инде соңгы вакытларда хөкүмәтебез сәламәтлекне саклау, балаларны физик яктан ныгытуга шактый гына көч куя. Ә Иске Юраш авылы мәктәбендә балаларның 1-2 проценты гына түгел, 80 процентка якыны бүгенге көндә спортка тартылды дисәк тә ялган булмас. Мәктәп алдында көне-төне гөрләп торган шугалак - шуның бер кечкенә генә мисалы.

Үсеп килүче яшь буынның физик сәламәтлеген яхшырту - Юраш мәктәбенең төп бурычларыннан берсе. Бүгенге көндә мәктәп спорт сөючән мәктәп буларак танылды һәм балалар моңа бар көчләрен куялар. Алар мәктәптәге чаралар белән генә чикләнмичә, һәрдаим район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашалар. Әле декабрь аенда гына баскетбол һәм җиңел атлетика ярышларында егет-кызларыбыз (Әдил Галиев, Айнур Сәлимов, Алинә Сафина, Гөлия Гайнуллина, Энҗе Галиева, Диана Хәмидуллина, Аидә Сафина) беренчелекне яулап кайттылар. Гыйнвар аенда урта сыйныфлар өчен үткәрелгән районкүләм спартакиадада алар үзләрен иң югары баскычка күтәрделәр: бөтен юнәлеш буенча да беренчелекне яулап, Юраш мәктәбе абсолют җиңүче булды. Бу җиңүдә укучыларыбыз: Айнур Сәлимов, Гөлия Гайнуллина, Алинә Сафина, Аидә Сафина, Алмаз Сабирҗанов, Фаяз Фазылов, Рәмзил Бикмөхәммәтовның өлеше бик зур. Алар тагын бер мәртәбә үзләрен физик яктан ныгытып, көч җыеп, дәрт алдылар. Спорт - яшәү чыганагы икәненә тагын бер мәртәбә инандылар.

2014 елда алар Юраш мәктәбе данын күп җиңүләре белән якларлар дип ышанасы килә. Сезгә алдагы тормышыгызда, укуыгызда зурдан-зур уңышлар, сәламәт яшәеш өчен көрәштә зур үрләр яулавыгызны телибез.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев